Чүпрә чәчәк аттыра

Гөлләр шаулап чәчәк атсын, яфраклары сәламәт булсын өчен аларга өйдә ясалган гап-гади ашлама сибәргә киңәш ителә.

Кирәк булачак: 10 г чи чүпрә, 1  аш кашыгы шикәр комы, 1 л җылы су.

⠀    1. Чүпрәне суда эретергә һәм шикәр өстәп болгатырга. Ким дигәндә, 2 сәгать тотарга кирәк.

  1. Туклыклы катнашманы 1:5 исәбеннән су кушып болгатырга.
  2. Үсентеләрне көзен һәм кышын айга бер тапкыр, ә язгы-җәйге чорда 10 көнгә бер тапкыр әлеге ашлама белән тукландырырга кирәк.

Чүпрәдә булган фитогормоннар, В төркеме витаминнары һәм ауксиннар күзәнәкләр бүленүне һәм үсемлекләрнең үсешен тизләтә.


Фикер өстәү