Көтелгән шатлык: Казанның Җәмигъ мәчете кайда һәм кайчан төзеләсе билгеле

Апрельдә – эскизы сызыла, майда – ташы салына, көзгә – төзелеше башлана. Ниһаять, Татарстан башкаласының да үз Җәмигъ мәчете булачак. Бу зур төзелеш эшен кабат бергә һәм бердәм рухта башкарып чыгарырга ниятлиләр. Татарстанның андый зур корылмаларны бергәләп торгызу тәҗрибәсе бар инде. Зөя утрау-шәһәрчеге, Болгар музей-тыюлыгы, Кол Шәриф мәчете, Изге Ана иконасы соборы кебек тарихи урыннарны телгә алу да җитә.

Халык хәл итте

Татарстан башкаласына бу мәчет кирәкме-юкмы дип урынсыз уйлануларны онытыр чак. Татарстан Премьер-министр урынбасары — Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров әйтүенчә, мәчет төзелеше мәсьәләсе кичә-бүген генә күтәрелмәде. «Мөрәҗәгатьләр күп булды. Шул исәптән башка дин вәкилләреннән дә. Татарстан Президенты башкалада мәчет төзү турында карар кабул итте. Бу тәкъдим Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү чараларының федераль исемлегенә керде», – диде ул.

Яңа мәчет төзү өчен бюджет акчасы файдаланылмаячак. Бу эшне тулысынча «Игелек» фонды һәм битараф булмаган кешеләр маясына башкарып чыгарга ниятләнә.

Мәчетнең төгәл мәйданы проект эше расланганнан соң билгеләнәчәк. Гыйбадәт урыны төзелгәч, якын-тирә урыннарны яшелләндерү-ямьләндерү эшләре башкарылачак, машина кую урыны мәсьәләсе хәл ителәчәк. Киләчәктә Җәмигъ мәчетенә исем бирүне дә күздә тоталар. Анысын тавыш бирү юлы белән халык хәл итәчәк. Мәчет нигезенә беренче ташны 20 майда салырга җыеналар, ә төзелеш эшләре бу елның көзендә башланачак.

Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров парксыз калдык инде дип борчылучыларны тынычландырды. «Яңа аттракцион паркы мәсьәләсе өйрәнелә, Казан парксыз калмас. Ә мәчет башкаланың яңа символы һәм ул бөтен дөнья өчен Казанны гәүдәләндерә торган корылмага әйләнер дип ышанам», – диде Рөстәм Гафаров.

Ислам дөньясына капка

Казандагы яңа мәчет 10 мең кешене сыйдырачак. Кем өчендер, бәлки, бу сан зур булып тоелыр. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исә моның әле чик түгеллеген чагыштыруда дәлилләде.

– Россия эчендәге мәчетләр мисалында карыйк. Мәскәүдәгесе 10 мең кешене сыйдыра. «Чечня йөрәге» шулай ук. Махачкаладагысы 15 меңләп кешегә исәпләнгән. Анда хәзер тагын бер үзәк төзелә, анысында 50 мең кеше гыйбадәт кыла алачак. Шуңа күрә 10 мең дигән сан берәүне дә куркытырга тиеш түгел. Бу – замана таләбе, табигый хәл. Барыбыз да белә: Казан – илебездәге ислам үсешенә юнәлеш бирә торган шәһәр, ул мөселман дөньясының Төньяк башкаласы дигән исемен хаклы рәвештә йөртә. Казан – Россиянең ислам дөньясына капкасы, – диде мөфти. – Бәйрәм көннәрендә күпләп җыю урыны, зур мәчет кирәк иде. Мәчет – дога урыны гына түгел. Биредә рухи-әхлакый чаралар да күп уза. Мәчетнең үзәктә булуы, минемчә, уңайлы. Ул барыбызны да берләштерүче урын булырга тиеш.

Җиңүчегә – миллион

Мәчетнең нинди буласы әле билгеле түгел. Әмма аның республика һәм башкала архитектурасына, милли рухыбызга туры килергә тиешлеге көн кебек ачык. Моннан тыш гыйбадәт урынының башка архитектура үрнәкләре белән ярашып, гүзәл ансамбль булып торуы мөһим.

1 апрельдән Җәмигъ мәчете эскизына халыкара бәйге игълан ителде. Җиңүчеләрне акчалата бүләк көтә. «Игелек» республика фонды башкарма директоры Илнур Рәхимов конкурста катнашу таләпләрен аңлатты.

Бәйге халыкара дәрәҗәдә узгач, Россия һәм башка ил вәкилләре дә катнашыр дип көтәләр. Гаризаны 15 апрельгә кадәр тапшырырга мөмкин. Конкурс ике этапта узачак. Гаризалар кабул ителгәннән соң, икенче этапка 6 катнашучы үтәчәк, аларның проектлары белән танышу каралган. Финалга исә өч кеше йә команда чыгачак.

– Беренче урынга – 2,5 млн., икенче урынга – 1 млн., өченче урынга исә 500 мең сум күләмдә акча биреләчәк, – диде Илнур Рәхимов. – Конкурсның жюри әгъзалары арасында танылган архитекторлар, хакимият, фән вәкилләре, дин әһелләре булачак. Бәйгенең нәтиҗәләрен 3 айдан соң игълан итәчәкбез.

Илнур Рәхимов сүзләренчә, конкурсантлар өчен кыса-таләпләр куелмаган. Мәчетне ничек итеп күзаллауларын ачыклау өчен фантазия иреге биреләчәк, кыскасы.

Дөнья хәленнән тормый

Катлаулы сәяси-икътисади вазгыять шартларында мондый зур төзелешләргә алыну дөресме? Шундый шикләр дә ишетелә, әлбәттә. Шамил Гафаров сүзләре белән әйтсәк, мәчет бер елга гына һәм көн саен төзелә торган корылма түгел. Ул әле киләчәк өчен дә кирәк. Шуның белән мөһим дә ул. Мәчетне мөмкин булганча кыска вакыт аралыгында төзеп бетерү турында хыялланалар.

– Халык фикереннән башка төзелә, халык фикереннән башка гына исем бирелә торган урын түгел бу. Андый зур төзелешләрне ике-өч кеше йә белгечләр советы җыеп кына башкарып чыгып булмый. Мәчетне бакча башына салып булмый. Ул иң матур урында булырга тиеш. Мәчет төзелеше дөньядагы хәлдән түгел, халык теләгеннән тора. Аны булдыру карары да халык ихтыяҗыннан чыгып кабул ителде. Ничек дөрес булмасын? Дөрес, аклана торган юл бу. Җәмигъ мәчете бездә булырга тиеш! Без генә түгел, аны бергә төзибез.

Чулпан Гарифуллина

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү