1100еллык тарих: Болгар яңарыш кичерә

Хөрмәтле укучыларыбыз! Тарих фәннәре докторы, профессор Фаяз Хуҗин ярдәме белән без 1100 ел элек Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителү уңаеннан тарихи язмалар циклын башлыйбыз. Болгарда озак еллар казу эшләрен алып барган, ислам дине тарихын өйрәнүгә зур көч куйган галимгә шушы уңайдан сорауларыгызны да җиткерә аласыз.

922 елның 21 маенда (иске стиль буенча 16 майда) Россиядә яшәүче хәзерге заман татарларының болгар бабалары, ислам динен рәсми рәвештә Болгар шәһәрендә кабул итеп, мөселман дөньясының бер өлешенә әверелде.

Шушы тарихи вакыйгага кадәр Идел буе болгарларына, әле ул чакта ярым күчмә кабиләләргә, аларның көньяктан күченеп килеп, утрак тормышка күчүе, төбәкнең яңа табигый-географик һәм климат шартларына җайлашуы, Идел-Кама буйларында яшәп ятучы җирле халыклар арасында сәяси гегемон буларак формалашуына бәйле шактый катлаулы һәм озын бер этап үтәргә туры килә.

Төрки телле һәм җирле фин-угор кавемнәрен үз эченә алган Болгар җәмгыяте яңа идеологиягә мохтаҗ була, чөнки күп аллалыкка нигезләнгән мәҗүсилек илтабар Алмыш һәм аның тирәсендәге югары катлау вәкилләренең төрле кабиләләрне берләштерү юлы белән куәтле дәүләт төзү планнарын тормышка ашыруга киртә булып тора. Бу максатка шул заманнарда таралган монотеистик, ягъни бер Аллага таянучы диннәрнең берсе генә идеология коралы булып хезмәт итә ала. Мондый идеология сыйфатында, Болгар хакиме Алмыш оешып килә торган дәүләтнең төрле кавемнәрен бердәм халыкка тупларга сәләтле ислам динен сайлап ала.

Бу дин болгарларга күптән таныш булган. Аларның бер өлеше әле Хәзәр каһанлыгында яшәгән чорда ук мәҗүсилектән, дөресрәге, тәңречелектән мөселман диненә күчкән була. Биредә Шәрыкнең иң зур Ислам мәдәнияте үзәге – Хәрәземнән килгән мөселманнар күп була. Болгарның Урта Азия белән сәүдә һәм мәдәни элемтәләре Иделдә дәүләт барлыкка килгәнче үк урнашкан. Бу элемтәләр тугандаш төрки халыклар арасында рухи бердәмлекне ныгытуда сизелерлек роль уйнаган.

Шилки угылы Алмыш хан Урта Азиядә таралган хәнәфи мәзһәбенең сөнни исламын әле IX гасыр ахырында ук кабул иткәндер дип фаразлана. 902–908 елларда сугылган болгар тәңкәләрендә аның мөселман исеме Җәгъфәр ибн-Абдаллаһ дип күрсәтелгән. 922 елның 21 маенда исә Идел Болгары ерак Багдадтан чакырылган дәрәҗәле кунаклар тарафыннан рәсми рәвештә мөселман дәүләте дип таныла һәм аның ислам цивилизациясе дәүләтләре составына керү уңаеннан тантаналар уздырыла.

Әлеге истәлекле тарихи вакыйгадан соң 1100 ел узды.

Татарларның болгар бабалары белән бәйләнгән бар нәрсәгә карата дулкынландыргыч мөнәсәбәтен аңлау кыен түгел. 2010 елның октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Болгарда ислам динен рәсми кабул итү көнен истәлекле дата дип игълан итте, һәм ел саен мөселманнар бу көнне зур бәйрәм буларак билгеләп үтәләр.

Хәтта республикадан читтә яшәүче татарлар да Болгарның изге урыннарына сәяхәт кылуны үзләренең изге бурычлары дип саныйлар, борынгы легендаларны, риваятьләрне хәтерләрендә саклыйлар. Дистәләрчә күренекле фән һәм мәдәният эшлеклеләре, XIX гасырга кадәр «Болгари» тәхәллүсен үз исемнәренә һәм фамилияләренә кушып, зур горурлык хисләре кичергәннәр. Соңгы елларда исә Казанда һәм Ульянда – болгар шагыйре Кол Галигә, Алабугада Ибраһим ханга скульптура һәйкәлләре ачылды.

Алтын Урда дәүләтчелеге чорында чәчәк атып яшәгән Болгар шәһәре, хәтта җимерелеп юкка чыкканнан соң да, кызыксынучан сәяхәтчеләрне үзенә җәлеп итеп торудан туктамаган. Аның хәрабәләрен зиярәт кылырга югары дәрәҗәле дәүләт җитәкчеләре, императорлар Петр I һәм Екатерина II, атаклы дин әһелләре, дөньякүләм танылган зур галимнәр килеп киткәннәр.

Бүгенге Болгар чын-чынлап «Яңарыш чоры» кичерә. Республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев башлангычы белән оешкан «Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды»ның актив эшчәнлеге һәм хөкүмәтебез тарафыннан кабул ителгән «Татарстан Республикасы мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге» комплекслы программасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә шәһәрлекнең масштаблы археологик тикшеренүләре, яңа ачык архитектура корылмаларын консервацияләү һәм реставрацияләү, шәһәрлек территориясен төзекләндерү эшләре алып барылды. Яңа музейлар ачылды. Алар арасында уникаль Болгар цивилизациясе музее да бар. Ак мәчет һәм янәшә урнашкан Ислам академиясе ачылу Болгарны яңадан Ислам цивилизациясе үзәгенә әйләндерде.

Болгарга бүген дә халык ташкыны агыла. Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән туристлар Идел буе болгарларының, аларның турыдан-туры варислары булган татар халкының борынгы һәм заманча мәдәнияте белән танышудан чын ләззәт алып  китәләр.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

(Дәвамы бар)

 


Фикер өстәү