«Демография» илкүләм проекты кысасында быел 56 мең кешене тикшерәләр

«Демография» илкүләм проекты кысасында быел 56 мең өлкән яшьтәге кеше медицина күзәтүе узачак. Бу хакта «Объясняем. Республика Татарстан» сайтында узган туры эфир вакытында Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының бүлек мөдире Анжелика Вәлиева хәбәр итте.

– «Демография» илкүләм проекты кысасында тормышка ашырылучы «Өлкән буын» проекты ярдәме белән без 2019 елда 43 автомобиль сатып алдык. Ул машиналар авыл җирләрендә яшәүче өлкәннәрне район хастаханәләренә табибка күренергә һәм диспансеризация үтәргә йөртеп тора. Әлеге хезмәт 65 яшьтән өлкәнрәкләргә күрсәтелә, – диде ул.

Быел олы яшьтәге 56,5 мең кеше диспансеризация узачак. Бүгенгә аларның 14 меңе тикшеренә, 6 меңнән артыгы үтеп бетергән инде.


Фикер өстәү