Берсе булмаса, икенчесе бар: «Нурофен» даруын таба алмый йөрүчеләр борчылмасын

Дару җитәчәк! Соңгы арада белгечләр тарафыннан бу сүзне еш ишетергә туры килә. Журналистлар белән чираттагы очрашу барышында да «Таттехмедфарм» оешмасы җитәкчесенең дарулар белән тәэмин итү буенча урынбасары Надия Шемякина шулай дип тынычландырырга ашыкты.

Белгеч сүзләренә караганда, халык әле дә булса запаска күпләп дару җыюын дәвам итә. «Ажиотаж дәрәҗәсендәге сорау – безнең өчен күптән гадәти хәл. Ул ел да кабатланып тора. Бакча чоры, җәйге ял вакыты җитүгә, кеше күпләп дару җыя башлый. Яз-көз вируслы авырулар котырган чорда да даруларга сорау бермә-бер арта. Авырып терелгәннән соң кеше, гадәттә, якыннары өчен дип дару алып куя», – ди белгеч. Шуңа күрә соңгы арада даруханәләрдә күзәтелгән хәлләргә дә әллә ни аптырамый ул. Пандемия чорында да шундый ук хәл күзәтелде. Халык, чирдән саклану өчен, күпләп битлек, пирчәткә, антисептик чаралар сатып алды.

Соңгы арада күпләр даруханәләрдә калкансыман биз авыруы вакытында кулланылган «L-Тироксин» даруын табып булмый дип зарлана. Надия Шемякина моны һаман да шул, шикәр комы кебек үк, кирәксә-кирәкмәсә, кабы-кабы белән запаска дару җыю нәтиҗәсе дип бәяли. Бу сүзләрнең хаклыгына инану өчен рәсми саннарга күз салу да җитә. Әйтик, 2019 елда ил күләмендә – 11 миллион кап, 2020 елда 26 миллион кап сатылган булса, мартның беренче ун көнендә үк инде бу сан 3,6 миллион капка җиткән. «Юкса һәр ун көн саен аның кадәр дару кирәк булмаячагы көн кебек ачык бит инде», – ди Надия Шемякина. Белгеч сүзләренә караганда, якын арада бу дару барлык даруханәләргә дә кайтачак. Температураны төшерә торган «Нурофен» даруын таба алмыйча йөрүчеләрне дә шулай дип тынычландырды ул.

Хәтерләсәгез, күптән түгел Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева да халыкны запаска дару җыймаска өндәгән иде. Күбрәк инсулинсыз калмаммы дип борчылган кешеләргә атап әйтте ул бу сүзне.  «Инсулинга кытлык булмаячак. Аны күпләп алып куюдан файда юк. Күпләр инсулинны суыткыч ишегендә саклый. Ләкин аны суыткычның үзендә сакларга кирәк. Әмма ничек кенә дөрес сакласаң да, аның да яраклылык вакыты бар», – дип сөйләде министр урынбасары журналистлар белән очрашуда.

Белгеч сүзләренә караганда, дөрес сакламаган очракта, яраклылык вакыты чыкмаган даруның да шифасы тимәскә мөмкин. «Аш бүлмәсендә температура тотрыклы түгел. Шуңа күрә анда даруларны, гомумән, сакларга ярамый. Аларны тәрәзә төбендә, кояш төшә торган ачык урыннарда да тотмау хәерле. Дөрес сакламаган очракта аларның файдасы калмый. Юкка гына даруханәләрдә һәр дару аерым шартларда сакланмый бит инде», – ди Фәридә Яркәева.

Фәлән дару булмаса, даруханәдә аны алмаштырырлык башка дарулар да җитәрлек. Дөрес, бүген күпләр Россиядә җитештерелгән даруларга сагаеп карый. Аларның файдасы юк, булса да, аз, дигәнрәк фикер яши. Надия Шемякина моны ялгыш фикер дип саный. Ник дигәндә, бүген дөнья күләмендә бөтен илләр дару җитештерү өчен кирәкле чималны Кытай белән Һиндстаннан ала. Шул рәвешле даруларны барысы да бер үк төрле җитештерә булып чыга. Димәк, аларның организмга шифасы да бер үк дәрәҗәдә.

Надия Шемякина сүзләренә караганда, дәүләт даруханәләрендә бәяләр җитди контрольдә тотыла. Росздравнадзор, Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе аларга даими күзәтчелек итә. «Соңгы арада бездә яшәү өчен мөһим булган дарулар 0,9 процентка артты. Калган төр дарулар дәүләт тарафыннан түгел, базар тарафыннан көйләнә. Шуңа күрә, гомумән алганда, дарулар уртача 5 процентка кыйммәтләнде», – ди белгеч.

Дару кайтаруда да тоткарлыклар булмас дип тынычландыралар. Ник дигәндә, җитештерүчеләр дарулар график буенча кайтарылачак дип ышандырган. Санкцияләр аркасында дарулар җитештерә торган бер генә чит ил оешмасы да Россия базарыннан китмәгән.

«Таттехмедфарм» идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республика 97 процентка дарулар белән тәэмин ителгән. Быел Татарстанга дәүләт контракты буенча 6,3 миллиард сумлык дару кайтачак. Шуларның 5,5 миллиард сумы – даруларга, 18,8 миллион сумы халыкны бушлай дарулар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Хәзерге вакытта республикага 3,7 миллиард сумлык дару кайткан инде. Аларның бер өлеше республика даруханәләренә, дәвалау оешмаларына таратылган. Бу дарулар тагын 2,5–3 айга җитәр дип планлаштыралар. Халыкны бушлай тәэмин итү өчен каралган дарулар исә 4,5–5 айга җитәчәк дип фаразлана. Хәзерге вакытта «Таттехмедфарм» складларында тагын 2,2 миллиард сумлык дару запасы бар. 10 майга кадәр республикага өченче кварталга исәпләнгән дарулар кайтачак.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү