«Сөенечтән елап ук җибәрдек»: Фәрит Мөхәммәтшин дәүләт  бүләкләре тапшырды

«Сөенечтән елап ук җибәрдек», «бик дулкынланабыз», «төн буе йоклый алмадык». Кремльдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан дәүләт  бүләкләре алган кешеләр менә шундый хисләр кичергән. Алар арасында фән, мәдәният, медицина, сәнгать өлкәсендә эшәүчеләр генә түгел, маңгай тирләрен түккән җир кешеләре дә бар.

– Безнең казанышлар сезнең ярдәм белән булдырылды. Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм бөтен халкыбыз исеменнән республиканың социаль-икътисади үсешен ныгытуга зур өлеш керткәнегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Сез – безнең горурлыгыбыз. Үзегезнең намуслы хезмәтегез, Ватаныбыз язмышына битараф булмавыгыз  белән яшь буын һәм республикабыз халкы өчен үрнәк булып торасыз, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин нәкъ менә шундый алдынгы татарстанлылар хезмәте нәтиҗәсендә республиканың күп кенә  күрсәткечләр буенча  алда баруын әйтте. Монда сүз төзелеш, сәнәгать җитештерүе, инвестицияләр һәм башка юнәлешләр турында бара. Узган ел нәтиҗәләре буенча төбәкнең тулай төбәк продукты  (ВРП) 3,3 трлн сумга җиткән. «Сезнең тырышлыгыгыз белән менә шундый  уңышлы республикада яшибез!» – диде ул.

Беренче  бүләкләр – «Ватан алдындагы казанышлар өчен» I  дәрәҗә ордены медале «Зенит» волейбол клубы спортчылары Артем Вольвич, Валентин Голубев, Максим Михайловка тапшырылды. Иң яхшы химик, табиб, юрист, төзүче, архитектор,  машина төзүчеләр…  Дәүләт бүләкләрен алучылар арасында кемнәр генә юк!

Алабуга районы  «Яңа Юраш» агрофирмасының машина белән саву операторы Вәсилә Исхаковага «Татарстанның атказанган терлекчесе» исеме бирелде. Көнгә 100 сыер сава  ул. Мәктәпне тәмамлагач, Вәсилә авылда калган. 18 яшьтән  бирле, 37 ел – фермада. Вәсилә ханымның шатлыгын күзләрендәге очкыннардан ук чамалап була. Кремльгә чакыру турында ишеткәч, сөенечтән хәтта елап та алган. «Эшләсәң, хезмәтне бәяли беләләр. Бу  – минем өчен иң зур бүләк», – ди.

– Әнием гомер буе сыер сауды,  апам да, мин дә аның юлыннан киттек. Авылда калуыма  сөенәм. Бөтен кеше дә шәһәргә китә һәм ак яка гына булып бетә алмый. Колхозга минем кебек сыер савучылар  да кирәк. Эшемнән канәгать, директор акчаны  вакытында түләп бара, риза булып эшлим. Элек кул  белән сава идек, хәзер  хезмәтебез күпкә җиңел. Иртән сәгать өч тулып киткәч үк торам. Ун көн  эшләп, бер көн ял итәбез.  Бер дә зарланырлык түгел, – ди 54 яшьлек Вәсилә Исхакова.

Эше турында шулкадәр тәмләп сөйли, әйтерсең фермага кунакка йөри. Сәламәтлеге турында да сорашмыйча кала алмадык. Анысында да, зарланмыйча гына, сызлый инде, дип кулларына ымлады. Чын сабыр татар хатыны!

Балтач районының «Труд» колхозы тракторчысы Олег Ураков исә бүгеннән «Татарстанның атказанган механизаторы» исемен йөртә. 5–6 яшьлек чагында ук тракторчы әтисе янында кайнаша торган булган. 7 сыйныфтан техниканы  үзе йөртә  башлаган. Армиядән кайтуга, тракторга утырган…  35 ел күз ачып йомганчы узып та киткән.

– Беренче тракторым – ДТ-75. Элек  салкын була иде, хәзер  җылы гаражда эшлибез. Язгы кыр эшләрендә катнашам. Көз көне фермада терлекләргә сенаж салам. Мондый дәрәҗәле исем алырмын дип башыма да китермәдем. Зурлагач, рәхмәт. Бу эштән башканы күз алдына да китермим. Китәм дип йөргән чагымда, «эшеңне ташлама!» дип кисәткән төш керде. Менә бит, хәзер әҗерен күрәм,  – ди  55 яшьлек Олег Ураков.

Бүләкләнүчеләр арасында таныш йөзләр дә күренә. Галим Энгель Таһиров, диктор  Эльмира Хамматова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары  шагыйрь Рифат Корбанов,  җырчы Нурзадә Вәлиуллина.

– Бик дулкынланам. Бу хакта  бүләгемне алганда, Фәрит Хәйрулловичка да әйттем. Ул миңа: «Син беркайчан да картаймыйсың, үзгәрмисең», – диде. Иҗат шулай яшәтә, дим. Телевидениедә иҗатымның беренче баскычлары башланып китте. Миннән шәхес ясаган өчен  рәхмәт. Казан дәүләт мәдәният институтында бик сөенеп эшлим. Анда заманча тормыш кайный. Төрле проектлар, конкурслар уздырабыз. Яшьләрне матур итеп  сөйләргә, дөрес сулыш алырга өйрәтәбез. Бүген татар эстрадасында, театрларда эшләүче укучыларым белән горурланам, – ди Казан  дәүләт мәдәният институты профессоры Эльмира Хамматова.

Җырчы Нурзадә Вәлиуллина өчен дә сөенечле көн. «Гөлзадә» иҗат студиясе» оешмасы солисты-вокалистына «Татарстаның атказанган артисты» исеме бирелде.

– Көтелгән иде инде. Хезмәтемне бәяләгән өчен рәхмәт. Миңа караганда да ныграк көткән, кызганыч, шушы көннәрне  күрмәгән әниемнең өлеше  зур монда.  Бу  бүләк аңа багышлана, – диде Нурзадә.

Тантанадан барысы да орден-медальләр тагып кайтып китте. Горурлык хисе дә арткандыр. Тагын бер төн  йокысыз булыр, ахры.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 

 


Фикер өстәү