Җентекле диспансеризация: нидән гыйбарәт һәм кая мөрәҗәгать итәргә?

Чирдән бигрәк, ул калдырган эз куркынычрак. Коронавирус турында сөйләгәндә, бу фикерне еш ишетергә туры килә. Соңгы арада бигрәк тә. Моннан ике ел элек ковид дигән зәхмәтнең нинди билгеләр белән узуын аңларга тырышсак, бүген аның нәтиҗәләрен барлыйбыз.

Коронавирус белән авырып терелдем дип тынычланган кешеләрнең күбесе бүген кан басымы уйнау, чәч коелу, күңел төшенкелеге кебек моңарчы күренмәгән хәлләрдән зарлана. Табиблар исә чирдән соң андый өзлегүләрне кисәтү өчен җентекле диспансеризация узарга киңәш итә.

Яшерен-батырын түгел, килеп туган вазгыять аркасында, соңгы ике елда телдән төшмәгән коронавирус та онытылды кебек. Рәсми саннарга күз салсаң да, чир чигенә барган сыман. Әйтик, бу юлларны язганда бер тәүлек эчендә Татарстанда 43 кешенең коронавирус йоктырганы билгеле иде. Язын Татарстанда барлык ковид госпитальләре ябылды. Казанда «кызыл зона» 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсендә генә эшләп килә. Анда да ятак урыннар саны 100дән артмый. Чагыштыру өчен: ковид котырган иң хәтәр чорда аларның саны 650гә җиткән иде.

Әмма белгечләр тынычланырга иртәрәк дип саный. Татарстанның баш терапевты Диана Габделганиева сүзләре белән ә йтсәк, коронавирус фаразлауга бирешә торган чир түгел. «Илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы белән Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ковидка бәйле вазгыятькә даими күзәтчелек итеп тора. Без көтү һәм ревакцинация режимында яшибез. Хәзер төп игътибар җентекле диспансеризациягә бирелә», – ди белгеч.

Билгеле булганча, узган елның 1 июленнән Россиядә җентекле диспансеризация дигән төшенчә гамәлгә керде. Ул коронавирус белән авырып терелгән кешенең сәламәтлеген тулысынча тикшерү, мәкерле чир аркасында өзлегүләрне кисәтү өчен уздырыла. Аны гадәти диспансеризация белән бутарга ярамый. Яше тулган кеше бу тикшеренүне әле дә элеккеге тәртиптә уза ала. Җентеклесе исә аның бер төре генә булып тора.

Быел Татарстанда 245 меңнән артык кеше коронавирустан соң җентекле диспансеризация узачак. Татарстан буенча мәҗбүри медицина иминияте фонды җитәкчесе урынбасары Гүзәлия Зәкәриева сүзләренә караганда, хәзерге вакытта 46 меңнән артык кеше бу төр тикшерелүне узган инде.

Үзе файдалы, үз бушка

Ике ай элек хезмәттәшебез Гөлгенә Шиһапова җентекле диспансеризация узды. Бу яңа төр тикшерүнең нечкәлекләрен дә иң элек ул сөйләгәннәрдән ишеттек. «Яшәү урыным буенча теркәлгән хастаханәдән ике тапкыр шалтыратып, диспансеризация узарга чакырдылар. Эш тыгыз булу сәбәпле, анда барып җитеп булмады. Аннары дәүләт хезмәтләре порталына да чакыру хаты килеп төште. Тикшерелү уздым. Исеме җисеменә туры килә, әллә ничаклы анализ тапшырып, шактый тар белгечләргә күренергә туры килде. Тулаем алганда, канәгать калдым. Әмма ЭКГ узгач, хастаханәдә аны укып бирергә кардиолог табылмавы гына күңелгә тиде», – дип сөйләгән иде хезмәттәшебез.

Әлмәттә яшәүче Гөлназ Нәгыймова да күптән түгел генә җентекле диспансеризация узган. Коронавирусны җиңелчә формада уздырган ул. Хастаханәгә дә мөрәҗәгать итмәгән. Даруханәдән алган экспресс-тест нәтиҗәләре уңай нәтиҗә күрсәткәч, коронавирус белән авыручылар өчен каралган стандарт даруларны эчеп дәваланган. «Чир котырган чакта хастаханә юлын таптыйсы килмәде. Өстәвенә, температурам да бер көн генә югары торды. Икенче көнгә ис, тәм тоймый башладым. Анысы ике ай дәвам итте. Башка бернинди билгеләр дә күзәтелмәде. Экспресс-тест нәтиҗәләре уңай нәтиҗә күрсәткәч, ковид вакытында тиешле даруларны эчтем дә шуның белән шул. Өйдә торып эшләгәч, кеше янына да чыгып йөрмәдем. Әмма соңгы арада кан басымым уйный башлады. Шул коронавирусның нәтиҗәсе түгелме икән дип шикләндем дә тикшерелеп карарга булдым», – ди ул.

Авырганда үзе теркәлгән адрес буенча табибка мөрәҗәгать итмәгәч, ул коронавирус белән авыручылар исемлегендә юк. Шуңа күрә участок терапевтына барган Гөлназ. Шикләре дөрес булып чыккан аның. Кан басымы уйнау, дөрестән дә, коронавирус нәтиҗәсе икән. «Хәзер табиб язып биргән даруларны эчәм. Ике атнадан тагын килергә кушты», – ди ул. Гөлназ җентекле диспансеризацияне матди яктан да отышлы дип тапкан. «Бу тикшеренүләрнең барысын да түләүле клиникада узсам, анализларга гына да, ким дигәндә, ике мең сум киткән булыр иде. Табибка күренүләр белән бергә ун мең сумга басар иде. Шуңа күрә мондый мөмкинлек булганда, файдаланып калырга кирәк», – ди Гөлназ.

Баулы районы Мортаза фельдшер-акушерлык пунктын җитәкләүче Рәзинә Мөгыйнова да шул фикердә. «Ковид белән авырып терелгән кеше нинди сират күпере кичте бит, күбесе үлемнән калды. Андыйларга сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Безнең авыл юл чатында гына тора, кайтып-китеп йөрүчеләр күп. Шуңа күрә авылда ковидтан үлем-китем очраклары күп булыр дип курыккан идем. Аллага шөкер, куркуларым юкка булып чыкты», – дип сөенә ул.

Рәзинә Мөгыйнова бүген 262 кеше яшәгән Мортаза авылы халкына хезмәт күрсәтә. Җәйгә кунакка кайтучылар белән бергә аларның саны 500гә җитә икән. Узган ел 400ләп кеше гомер иткән күрше Кырым-Сарай авылы да Рәзинә апа карамагына күчкән. Рәзинә ханым хезмәт күрсәткән җирлектә нибары ике кеше генә коронавирус белән авырган. Калганнарына пневмония диагнозы куелган. «Коронавирус белән авырган шушы ике кеше җентекле диспансеризацияне күптәннән үтеп куйды. Үзебез чакырып алдык. Алар өчен хәзер җаным тыныч, сәламәтлегенә бүген берни дә янамый дип әйтәм алам», – ди белгеч.

Яшерен куркыныч

7 номерлы шәһәр хастаханәсе баш табибы Ольга Богданова әйтүенчә, коронавирус белән авырган кешегә сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Чир үтте, терелдем, дип тынычланырга ярамый. «Ковид белән авырып терелгән кеше еш кына организмында күзгә ташланып торган үзгәрешләр булганда гына мөрәҗәгать итә. Алар, гадәттә, чәч коелу, йокысызлык, күңел төшенкелегеннән зарлана. Әмма мондый өзлегүләрдән кеше үлми. Коронавирусның кеше гомеренә куркыныч тудырган, инвалидлыкка китерә алган нәтижәләре, гадәттә, үзен алай ачыктан-ачык сиздерми, организмда яшеренгән була. Алар билгеле бер вакыт үткәннән соң гына күренә. Җентекле диспансеризация ковидтан соңгы әнә шундый куркыныч өзлегүләрне кисәтеп, вакытында ачыкларга ярдәм итә дә инде», – ди белгеч. Соңгы арада коронавирус белән авырып терелүчеләр арасында кан басымы уйнаудан, аппетит булмаудан зарланучылар да очрый башлаган.

Ольга Богданова сүзләренә караганда, ковидтан соң өзлегүләр авырып терелгәннән соң ике ай, хәтта ярты ел үткәч кенә дә күзәтелергә мөмкин. Әйтик, коронавирус белән авырганнан соң 3–4 ай узгач, инфаркт, инсульт килеп чыгу куркынычы бермә-бер арта икән. Ул чирне авыр формада гына түгел, хәтта авырганын үзе дә белмичә аягөсте генә үткәргән кешеләрне дә аяктан егарга мөмкин. «Яман шеш, шикәр чире диагнозы куелган, йөрәк-кан тамыры авыруларыннан интеккән кешеләр коронавирус белән дә авырган очракта, иң беренче чиратта, җентекле диспансеризация узарга тиеш», – ди баш табиб.

Ике баскыч узасы

Җентекле диспансеризацияне узу өчен коронавирус белән авырганнан соң, ким дигәндә ике ай узгач, яшәү урыны  буенча теркәлгән хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аны коронавирус диагнозы рәсми рәвештә расланган кешеләр һәм ПЦР-тесты уңай нәтиҗә бирмәсә дә, ковид белән авырган кешеләр уза ала.

«Бу төр диспансеризация ике этаптан тора. Беренче этапны һәркем үтәргә тиеш. Монда иң элек анкета тутырыла. Анда язылганнарга нигезләнеп, табиб кешенең ковидны ни рәвешле, нинди билгеләр белән уздыруын күзаллый ала», – ди  Ольга Богданова. Алга таба сатурация күрсәткече, ягъни кандагы кислород дәрәҗәсе тикшерелә. Ул 94 проценттан да түбәнрәк булса, кешене компьютер томографиясенә озаталар.

«Аннары кеше алты минут буе атлап йөрергә тиеш. Сау-сәламәт кеше шушы вакыт эчендә 550 метр араны бернинди тын кысылу, йөрәк кагуларсыз узарга тиеш. «Бу тестны уза алмаган кешегә – эхокардиография (ЭХО) ясала. Шул рәвешле йөрәге тикшерелә», – ди табиб.

Җентекле диспансеризациянең беренче этабында гомуми кан анализы да тапшырырга кирәк. Ел дәвамында рентген узмаган кешегә бу тикшеренүне дә үтәргә туры киләчәк. Әгәр коронавирус белән авырган кешенең билгеле бер зарлары булса, әйтик, ул шул ук чәч коелудан интексә, ул чәч табибы – трихологка да күренергә тиеш булачак. Алда телгә алынган барлык анализ, тикшеренүләр нәтиҗәсенә таянып, терапевт, өстәмә тикшеренү узарга кирәкме-юкмы икәнлеген ачыклаячак.

«Коронавирусны авыр һәм уртача авырлыкта уздырган кешеләрнең канындагы D-димер күрсәткече тикшерелә. Ул нормадан 1,5–2 тапкыр югарырак булган очракта, кеше җентекле диспансеризациянең икенче этабын узарга тиеш. Бу очракта аяктагы кан тамырлары тикшереләчәк. Ул тромб килеп чыгуны кисәтү өчен эшләнә. Сатурация дәрәҗәсе 94 проценттан түбәнрәк булганда компьютер томографиясе белән йөрәккә УЗИ ясала», – ди Ольга Богданова.

Җентекле диспансеризация турында кыскача

Кемнәр уза ала?

– коронавирус диагнозы расланган, авырып терелгәннән соң, ким дигәндә, 60 көн вакыт үткән, 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр;

– ПЦР-тесты уңай нәтиҗә бирмәсә дә, ковид белән авырган кешеләр.

Нидән гыйбарәт?

 

1 этап:

– гомуми һәм биохимик кан анализы;

– канның кислород белән ни дәрәҗәдә туенганлыгын ачыклау;

– алты минутлык йөрешне тикшерүче тест (кешенең физик авырлыкны ничек күтәрүен ачыкларга ярдәм итә);

– спирометрия (сулаган һәм сулаган чыгарган һава күләмен, аның тын юллары буйлап нинди тизлектә узуын ачыклый);

– күкрәк читлегенә рентген ясала;

– кандагы D-димер күрсәткече тикшерелә (тромбны кисәтү өчен)

– анализ, тикшеренү нәтиҗәләре белән терапевтка күренү.

2 этап:

– эхокардиография (ЭХОКГ) уздырыла;

– үпкәләргә компьютер томографиясе ясала;

– аяктагы кан тамырлары тикшерелә;

– тикшерү барышында кешедә хроник авырулар барлыгы яки аларның килеп чыгу ихтималы зур булган очракта дәвалау курсы билгеләнәчәк.

Кая мөрәҗәгать итәргә?

– җентекле диспансеризациягә үзегез беркетелгән хастаханәгә барып яки дәүләт хезмәтләре порталы (gosuslugi.ru) аша язылырга мөмкин. Портал аша эш иткәндә, диспансеризацияне кайсы адрес буенча урнашкан хастаханәдә узуыгызны, үзегез турында шәхси мәгълүматны күрсәтеп, сәламәтлек турындагы махсус анкетаны тутырырга, тикшерелү узачак көнне сайлап язылырга кирәк.

Сүз уңаеннан

Россия Хезмәт кодексының 185.1 маддәсе нигезендә, эш бирүче диспансеризация узган өчен түләнә торган ял көне бирергә тиеш. 40 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләргә ул елга бер тапкыр, пенсия һәм пенсия алды яшендәге хезмәткәрләргә елга ике көн, калган хезмәткәрләргә өч елга бер тапкыр бирелергә тиеш. Бу ял көнен алу өчен, эш бирүче белән диспансеризация узачак көнне килештереп, гариза язарга кирәк. Бу көнне дөрестән дә табиб юлын таптавыгызны исә хастаханәдән алынган белешмә ярдәмендә расларга туры киләчәк.

 Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү