Даруга кытлыкның сәбәбе нидә?

Шәм яндырып эзләсәң дә юк! Чиренә каршы дару таба алмыйча интегүчеләр бүген шулай дип көрсенә. Бу көннәрдә республика даруханәләрендә кабат кайбер даруларга кытлык пәйда булган. Берәүләр тамак авыртканда файдаланыла торган, температура төшерә торган дару булмаудан зарланса, икенчеләре яман шешкә каршы кулланылучы препарат таба алмый интегә. Даруларга кытлык ни сәбәпле пәйда булган да кайчанга кадәр дәвам итәчәк? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауга ачыклык кертергә тырышты.

Башкасына да риза

Ун елдан артык күкрәк яман шешенә каршы көрәшүче Казанда яшәүче Гөлфия Харисова бу көннәрдә тынычлыгын югалткан. Катлаулы операциядән соң даими рәвештә эчеп торган «Тамоксифен Гексал» исемле даруы даруханәләрдән юкка чыккан.

– Шуны эчеп, гомеремне ничә елга озайткан идем бит. Бу көннәрдә шул даруны таба алмый тилмерәм. Казанда гына түгел, Мәскәүдәге даруханәләрдә дә калмаган ул. Хәтта Якутиядән дә эзләттек. Анда да юк. Төркиядә генә бар. Әмма аннан кайтарту кыйммәткә төшә. 200 сумлык даруны кайтарту 1000 сумга чыга, – ди Гөлфия ханым.

Арчада яшәүче өч бала анасы Алсу Шәрипова да гыйнвар башыннан бирле «Амоксиклав» дигән антибиотик таба алмый икән.

– Яңа ел ялларында тамакка үлекле ангина чыкты. Аны антибиотиксыз җиңеп булмый бит. Каты авырганда гел «Амоксиклав»ның файдасын күрә идем. Хәзер ул даруханәләрдә сатылмый башлаган. Районнан гына түгел, Казандагы бөтен даруханәләрдән дә эзләттек. Юк, диләр. Кайчан кайтачагын да белмиләр. Яңа ел алдыннан «Амоксиклав»ның сироп рәвешендәгесен – балалар өчен чыгарылганын эзләп хәлдән тайган идек. Хәзер үзеңә килешкән даруларны, авырмасаң да, алдан запаска алып куярга икән, – ди Алсу.

Кызыксына торгач, әңгәмәдәшләребез кебек кыен хәлгә калучылар күп булып чыкты. Соңгы арада даруханәләрдә, алда телгә алган дарулардан тыш, балаларның температурасын төшерүче «Нурофен»га да кытлык.

– «Нурофен»ны көн саен диярлек сорап керәләр. Телефон номерларын калдыралар, дару кайтуга ук шалтыратып әйтүебезне үтенәләр. Бу даруларның аналогларын тәкъдим итеп карыйбыз. Әмма ата-аналарның күбесе: «Ул дарулар безгә килешми», – дип баш тарта. Элегрәк гел сатылып килгән «Амоксиклав», «Аугментин»,  «Цефуроксим» кебек дарулар бездә күптән юк инде. Кайчан кайтачагы да билгесез, – дип җавап бирделәр безгә башкаладагы даруханәләрнең берсендә.

Безнең редакция янындагы даруханәдә дә бүген, нигездә, антибиотикларга кытлык икән. «Дару бер җирдә булмаса, икенчесендә дә беткән була инде ул. Шуңа хәзер кеше даруларның аналогларына да каршы килми. Кулга тотып килгән рецептында ук табиб бер дару исеме янына 3–4 аналогының исемен дә күрсәткән була», – диде биредә эшләүче фармацевт кыз.

Озак көттермәс, диләр

Әле Яңа ел алдыннан гына даруханәләрдән, ду китереп, вируслы сулыш юллары авыруы вакытында ингаляция ясау өчен кулланылган «Пульмикорт» даруын эзләгән идек. Бу юлларны язганда, аның даруханәләргә җитәрлек күләмдә кайтарылганлыгы ачыкланды. Белгечләр, калган дарулар да озак көттермәс, ди.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, алда телгә алган «Амоксиклав» антибиотигы республика даруханәләренә беренче квартал азагына кадәр кайтачак. Хәтерләсәгез, узган елның көзендә бу даруга бер зур кытлык булып алган иде инде. Ул чакта моны илдә мобилизация башлану, логистикадагы тоткарлыкларга бәйләп аңлаттылар.

Тоткарлык димәктән, ата-аналар дөнья бетереп эзләгән балалар «Нурофен»ының даруханә киштәләрендә кайчан пәйда булачагы билгесез. Һәрхәлдә, «ВТ» хәбәрчесенә министрлыкта бу уңайдан төгәл генә җавап бирә алмадылар. «Бүген даруханәләрдә балалар өчен составы «Нурофен»ныкы белән бер булган, температураны төшерүче «Ибупрофен», «Ибупрофен-Акос», «Ибупрофен-акрихин» исемле дарулар җитәрлек санда бар. Шул ук «Нурофен»ның зурлар өчен чыгарылганына да кытлык юк», – дип белдерделәр безгә министрлыкта.

11 нче номерлы шәһәр балалар хастаханәсе педиатры, Татарстанның атказанган табибы Гөлназ Азизова да ата-аналарга булмаган даруны эзләп вакыт уздырмаска, аларның аналогларын алырга киңәш итә.

– Узган ел азагында халык, бигрәк тә балалар бик нык авырып алды. Даруханәләрдә кайбер даруларга кытлык, нигездә, әнә шул сәбәпле пәйда булды. Әмма бу уңайдан чаң сугарга кирәкми. Даруларның үзебездә җитештерелгән аналоглары бар бит. Аларга шикләнеп карамасыннар. Аналог дарулар да шундый ук көчкә ия, алар да шундый ук нәтиҗә бирә, – ди табиб.

Гыйнварның беренче яртысында даруханәләрдә яман шешкә каршы «Тамоксифен» даруы да сатылган. «Әмма ихтыяҗ зур булу аркасында, ул бик тиз сатылып бетте. Бу препарат республика даруханәләренә февраль аенда кайтыр, дип көтәбез. Ә менә «Тамоксифен Гексал» дигән дару исә Россиядә башка сатылмаячак», – дип белдерделәр безгә министрлыкта.

Вакытында кайта

Росздравнадзор идарәсендә кайбер даруларга кытлык пәйда булу сәбәбе дип аларга ихтыяҗ зур булу һәм бу препаратларны кайтартканда килеп чыккан юл мәшәкатьләрен күрсәтәләр.

– Дистрибьюторлар логистикага бәйле кыенлыкларны хәл итеп, даруларны вакытында кайтарып җиткерү юлларын эзли. Даруларга кытлык булган чорда мошенниклар да активлаша. Фәлән даруны табып, тиз арада кайтарып бирү өчен акчаны алдан түләп куюны сорый алар. Аннары алыпсатар кулыннан алган дару ялган яки сыйфатсыз да булырга мөмкин бит. Шуңа күрә бу очракта кеше акчасын гына түгел, сәламәтлеген дә югалтырга мөмкин, – дип кисәтә идарә белгечләре.

«Таттехмедфарм» идарәсендә дә кайбер даруларга кытлык булуны вакытлы күренеш дип атадылар. Идарәнең матбугат хезмәткәре Лилия Никитина сүзләренә караганда, халыкны ташламалы дарулар белән тәэмин итүдә дә тоткарлыклар юк.

– Быел республикага дару кайтару буенча барлык килешүләр дә төзелгән. Дарулар безнең складларга план буенча җитәрлек күләмдә кайтарыла. Алар көн дә даруханәләргә, дәвалау оешмаларына таратыла, – дип сөйләде ул безгә.

Даруларга кытлык мәсьәләсе бу көннәрдә Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә дә күтәрелде. Россия Президенты Владимир Путин сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровны даруларга бәйле вазгыятьне контрольдә тотарга өндәде.

– Узган елның өч кварталында дару җитештерү 22 процентка диярлек арткан. Илебездә эшләп чыгарылган препаратларның базардагы өлеше 60 процент тәшкил итә инде. Шуңа да карамастан, кайберләренә кытлык барлыкка килгән, бәяләре арткан, – диде Путин. – Грипп чорында температура төшерә торган препаратларга, антибиотикларга ихтыяҗның зур булуын белеп торабыз. Вакытында билгеле бер запас булдырып куюга берни комачауламый. Шул хакта уйлавыгызны үтенәм. Күпләребезнең тормышын җиңеләйтер һәм базарда бернинди дә ыгы-зыгы тудырмас иде бу.

Сүз уңаеннан, бу көннәрдә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы  кытлык куркынычы янаган дарулар исемлеген төзегән. «Хәвефле» исемлеккә 97 төрле дару кергән. Алар арасында күпләргә таныш «Ибупрофен», «Амоксициллин», йод, «Парацетамол», «Преднизолон», «Лоперамид», «Лидокаин» кебек дарулар да бар.

Росстат идарәсе мәгълүматларына караганда, бер ел эчендә Россиядә дарулар 10 процентка кыйммәтләнгән. Белгечләр, декабрь аенда иң нык кыйммәтләнгән һәм, киресенчә, арзанайган дарулар исемлеген дә төзегән.

Кыйммәтләнгән: яшәү өчен әһәмиятле саналган дарулар исемлегенә кермәгән препаратлар (+1 процент), «Аципол» (+4,5 процент), «Ренгалин» һәм «Эргоферон» (+2,6 процент), поливитаминнар (+2,1 процент), яшәү өчен әһәмиятле саналган дарулар (+0,7 процент), аскорбин кислотасы (+4,5 процент), аспирин (+2 процент), панкреатин (+1,9 процент), омепразол (+1,5 процент), глицин (+1,4 процент).

 Арзанайган: «Валидол» (–1,6 процент), «Афобазол» (–1,1 процент), «Алмагель» (–0,4 процент),  «Смекта» (–0,3 процент).

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү