Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан башкаласы һәм ватаныбыз янә үзенең төп рухи хәзинәләренең берсенә ия булды»

Татарстан башкаласы һәм ватаныбыз янә үзенең төп рухи хәзинәләренең берсенә ия булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Богородица монастыреның торгызылган Мәрьям ана Казан иконасы чиркәвен изгеләндерүгә багышлаган тантанада шулай дип белдерде.

Чарада Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл, Россия Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» Республика фонды Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.

Мәрьям ананың Казан иконасы чиркәве XVIII гасыр ахыры – XIX гасыр башларында төзелгән. 1932 елда шартлатылган. 2016 елда аны торгызу буенча зур эшләр башланып китте. Чиркәүне торгызуга иганәчеләрдән һәм Республика мәдәният тарихы ядкәрләрен торгызу фондыннан 2,7 миллиард сум акча тотылды. Бүген патриарх Кирилл чиркәүне изгеләндерү өчен илаһи литургия уздырды.
Рөстәм Миңнеханов, үзенең сәламләү сүзендә Мәрьям ананың Казан иконасы чиркәвен изгеләндерүнең зур тарихи әһәмияткә ия булуына басым ясап, дини ядкәрне торгызучыларның һәммәсенә рәхмәт белдерде.

«Барлык дин тотучыларны Мәрьям ананың Казан иконасы барлыкка килү көне белән чын күңелдән котлыйм. Бүген православие дөньясының һәм бөтен күпмилләтле Россиянең изге бөек иконасы безне яңадан торгызылган чиркәүгә җыйды», – диде Татарстан Президенты.

«Нәкъ биш ел элек без изге Патриарх Кирилл җитәкчелегендә торгызылачак гыйбадәтханә нигезенә тәүге ташны салдык. Һәм менә бүген бу мәһабәт чиркәүдә Патриарх һәм дәрәҗәле кунаклар катнашында янә илаһи литургия башкарыла. Татарстан башкаласы һәм безнең Ватаныбыз үзенең төп рухи хәзинәләренең берсенә ия булды», –диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга шәхси ярдәме өчен, шулай ук бу изге эшкә фатиха биргән һәм чиркәүне торгызуга ярдәм иткән Патриарх Кириллга, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» Республика фондының Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиевкә, вакытсыз арабыздан киткән митрополит Феофанга һәм ярдәм кулын сузган башка кешеләргә рәхмәт белдерде.
«Федераль хакимият, Мәскәү Патриархиясе һәм бизнес ярдәмендә Казан Богородица монастыреның бөтен тарихи комплексын яңадан торгызып, аны яңадан бөтенроссия һәм халыкара хаҗ кылу үзәгенә әйләндерүгә өметләнәм», – дип йомгаклады сүзен Президент.

Тантанада Патриарх Кирилл Татарстанда милләтара һәм конфессияра тынычлык-татулыкны саклау буенча зур эшләр башкарылуын искәртте. «Татарстан җитәкчелегенең искиткеч роле турында әйтми мөмкин түгел. Минтимер Шәрипович Шәймиевкә, Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка, гомумән, бу искитмәле чиркәүне төзекләндерүгә өлеш кертүчеләрнең һәммәсенә рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең исемнәр Казан һәм Россия тарихына гына түгел, бәлки Рус Православие чиркәве тарихына да керде. Чөнки сезнең хезмәтегез, ярдәмегез белән бу чиркәү төзелеп кенә калмады, бәлки тугандаш хезмәттәшлек, православие динендәге кешеләрнең һәм мөселманнарның бер йодрыкка тупланып эшләү үрнәге дә булдырылды. Күпмилләтле Россия өчен бик зур әһәмияткә ия бу», – диде Патриарх.

Игорь Комаров Россия Президенты Владимир Путин исеменнән сәламләү сүзләрен укып узды. Дәүләт башлыгы, аерым алганда, православие динен тотучылар өчен үтә кадерле Изге ананың Казан иконасы барлыкка килгән урында чиркәүне торгызуның диндарлар, чиркәүгә йөрүчеләр, зиярәт кылучылар өчен, гомумән, халкыбызның бәһаләп бетергесез тарихи мирасын, ата-бабаларыбыздан калган рухи кыйммәтләрне кадерләп саклаучыларның һәм алар алдында баш иючеләрнең һәркайсы өчен зарыгып көтеп алынган вакыйга булып торуын искәрткән. «Чиркәү Казанның рухият үзәкләренең берсенә әйләнүенә, борынгы Татарстан җирендә дини ядкәрләрне һәм күпгасырлык традицияләрне торгызу эшенә хезмәт итәчәгенә ышанам», – диелә котлауда.

Валентина Матвиенко, үз чиратында, торгызылган чиркәүнең православие динендәге барча кешеләрнең зиярәт кылу урынына, Россияне рухи яктан торгызу символларыннан берсенә әйләнәчәген билгеләп үтте.
Минтимер Шәймиев үз чыгышында Татарстанда мөһим карарларның республикадагы барлык конфессияләр мәнфәгатьләрен исәпкә алып кабул ителүен басым ясап әйтте. Мәрьям ананың Казан иконасы чиркәвен торгызу һәм Болгар ислам академиясен төзү турында карар 2015 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бер Указы белән кабул ителде. «Безне сүздә түгел, ә күңелләребезне берләштерә бу. Бездә мондый хәл гадәти санала. Бу кагыйдәгә әйләнеп бара һәм әйбәт кенә үрнәк булып та хезмәт итәргә мөмкин», – диде ул.

Соңыннан Патриарх Кирилл Мәрьям ананың Казан иконасы чиркәвен торгызуга зур өлеш кертүчеләргә Рус Православие чиркәве бүләкләрен тапшырды. Татарстан Президенты изге Сергий Радонежскийның I дәрәҗә ордены белән бүләкләнде. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» Республика фондының Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиевкә изге Андрей Иконописецның I дәрәҗә ордены тапшырылды.

Шуннан соң Патриарх Кирилл Валентина Матвиенко, Игорь Комаров, Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев һәм Казан мэры Илсур Метшин белән Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан каберенә (2020 елның ноябрендә бакыйлыкка күчте) чәчәкләр салды. Владыка Мәрьям ананың Казан иконасы чиркәвенең алтаре артына җирләнгән.


Фикер өстәү