Кырым туристларны кабул итмәскә мөмкин

Коронавируска бәйле вазгыяь начарлану сәбәпле, Кырымда туристлык сезонын ябу планлаштырылмый, әмма андый куркыныч бар, дип белдергән Кырым башлыгы Сергей Аксенов оператив штаб утырышында.

«Әлегә андый карар да, план да юк. Әгәр тискәре вазгыять иң югары ноктасыннан узса, моны эшләргә туры киләчәк. Әлбәттә, кыен булачак», — дигән республика башлыгы.

Бу көннәрдә Кырымда яңа антирекорд куелган –  бер атнада коронавирус йоктыруның 2767 очрагы теркәлгән.


Фикер өстәү