Казан Изге Ана иконасы соборы. Яңа сулыш

16 июльдә Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музееның төп бинасында (Сандецкий йортында) “Казан Изге Ана иконасы соборы. Яңарыш” күргәзмәсе ачыла. Бу мәдәни чара 21 июльдә бәйрәм ителә торган Казан Изге Ана иконасының табылу көненә һәм Казан Богородица монастыреның Казан соборын изгеләндерүгә туры китерелгән. Күргәзмә хакында без музей директоры  Розалия Нургалиева белән сөйләштек.

— Розалия Миргалимовна, бу күргәзмә 1930 нчы елларда җимерелгән һәм XXI гасырда торгызылган  Казан Изге Ана иконасы соборының тантаналы ачылышына турыдан-туры карый. Тамашачыны биредә нәрсәләр көтә?

— Бу күргәзмә  — 2016 елда шаулап узган “Казан Изге Ана могҗизалы образы. Казан Богородица монастыре» исемле проектның дәвамы ул.  Сынлы сәнгать музееның залларында XVI гасыр Казан Изге Ана иконасы, XVII йөз ахыры – XVIII йөз башы күчермәләре, XIX йөз иконалары, декоратив-гамәли сәнгать  әсәрләре, сирәк кулъязма китаплар күрсәтелә. Шулай ук күргәзмәдә Татарстан Милли музеенда сакланган XIX гасыр сызымнары да урын алды. Алар нигезендә Казан соборын торгызу эшләре алып барылды да. Элеккеге сызымнар янәшәсендә XXI гасыр архитекторларының заманча проектлары да бар.

— Казан соборын торгызу эшләре күп көч һәм нык фәнни нигез булуын таләп итә. Күргәзмәдә фәнни эзләнүләргә, бигрәк тә ачышларга аерым урын бирелгән.

— Әлеге күргәзмә 5 ел дәвамында Казан соборына бәйле алып барылган фәнни, торгызу эшләренең нәтиҗәсен тәфсилле итеп тамашачыга җиткерә. Мондый проектның тормышка ашуында олпат галимнәрнең өлеше бик зур. Күргәзмә бу үзенчәлеккә басым ясый. Әйтик, XIX йөздә иҗат иткән, дини рәсем сәнгате остасы Василий  Турин мирасы. Аның әсәрләренә таянып, Казан соборы интерьерлары торгызылды. Күргәзмәдә тамашачы Дәүләт Палех сәнгате музее, Россия дәүләт тарихи архивы, Россия дәүләт китапханәсе фондларында сакланган Василий Турин эшләре белән виртуаль мөмкинлекләр аша таныша ала. Шулай ук рәссамның 5 еллык эзләнүләр барышында табылган, моңарчы беркайда да күрсәтелмәгән  эшләрен дә биредә күреп була.

— Күргәзмәдә заман рухын, шул чорны тоярга ярдәм итә торган гүзәл сәнгать әсәрләрен дә карарга мөмкин…

— Күргәзмәдә Көнбатыш Европа гравюрасы аерым бер бүлек алып тора. Бу табигый да. Үз вакытында ул православие сәнгатенә зур йогынты ясаган була. Гравюраларның күбесе  Казан университеты мактаулы әгъзасы Григорий Мешков коллекциясенә карый. Биредә тамашачы Яңарыш чоры танылган осталарының эшләрен күрә ала:  Альбрехт Дюрер, Лука Лейденский, Маркантонио Раймонди, Рубенс мәктәбе граверлары, Франция һәм Италия осталары. Дәүләт Эрмитажы фондында сакланган сирәк басмалар да виртуаль залларда урын алган.

Музей кунаклары Казан  соборы өчен бүгенге көн рәссамнары – Пахомов остаханәсе төркеме, Лаврентьевларның Домострой төркеме – иҗат иткән  икона һәм бизәкләрнең эскизларын күрәчәк.  Бу соборның интерьер һәм экстерьерын булдыруда нинди зур бәхәсләр барганын да,  иҗади алымнарның күплеген һәм дә төрлелеген  ачып сала.

Соборны торгызу барышында төзүчеләр ниндидер могҗиза белән сакланып калган мәгарәгә юлыгалар. Экспозициядә Изге Богородица Рождествосы хөрмәтенә Мәгарә гыйбадәтханәсенең серләре турында да  экспонатлар күрергә була.

— Розалия Миргалимовна, сер дигәннән,  укучыларыбызны Изге Ана иконасының тарихы турында берничә сүз әйтә алмассызмы?

— Хәтерегездә булса, бу иконаның күчермәсен  Казанга 15 ел элек Ватиканнан алып кайталар. Янәшәдәге Крестовоздвижение храмы торгызыла. Казанлылар Изге Ана  иконасы могҗизалар тудыра ала дип ышаналар. Аның янына озак еллар бала таба алмаган хатыннар килә. Авыр хәлдә калучылар ярдәм сорый. Икона даны еракларга таралган. Россия мирасханәсендә ул лаеклы урын алып тора.

— Собор тарихы да сикәлтәле юлларны хәтерләтә…

-1798 елда нигез салынып, 1808 елда изгеләндерелгән собор Изге Ана образы табылган урында  күренекле архитектор Иван Старов проекты буенча төзелә.  1932 елга кадәр эшли. Аңлашыла ки, православие динен тотучылар өчен соборны торгызу һәрвакыт мөһим, йөрәкне кысып тоткан теләк була. Аны торгызу мәсьәләсен  владыка Феофан да  күтәреп чыга.  Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов  указы белән Болгар ислам академиясен һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу  эшләре башлана.  Белгечләрнең, яңа храм төзү  җиңелрәк тә булыр, арзанракка да төшәр иде, дигән фикерләре ишетелсә дә, торгызу эшендә катнашкан музеологлар, архитекторлар, экспертлар гадел торгызу юлын сайлыйлар. Эш барышында Казанда гына түгел, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта сакланган  архив материаллары да куланыла. Храм Казан Кремле зонасында урнашкан. Ә Кремль, белгәнегезчә, бөтендөнья мәдәни мирас булып санала. ЮНЕСКОның  таләпләре бик кырыс.  Шуңа күрә дә эш башланганчы, “Яңарыш” фонды бу халыкара оешмага  проект тәкъдим итә, мирас буларак, храмның  Кремльгә тискәре йогынтысы булмаячагын килештерә.

Торгызу эшләре бинаның нигезен казудан башланды.  Тау куышының калдыклары килеп чыккач,  хәтта археологлар да нык гаҗәпләнде.  Мәгарә ничек бар, шулай торгызылды.  Торгызу эшләре никадәр катлаулы булса да, эшнең шунлый матур нәтиҗәле булуы күңелне сөендерә. Алай гына да түгел, музей хезмәткәрләренең фәнни эшләре гамәли яктан халыкка файда китерүен күрү үзе бер зур бәхет, мөгаен. Хәзер инде Казандагы тәҗрибәне өйрәнер өчен, дөньяның төрле илләреннән безгә белгечләр килә.

Әңгәмәдәш — Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү