Мәктәп балаларына 16 августтан акча бирә башлаячаклар

16 августтан мәктәп яшендәге балалы гаиләләргә бер тапкыр түләнелә торган 10 мең сум күчерелә башлаячак. Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков шулай дип белдерде, дип хәбәр итә “Газета.ру”.

“Президент кушуы буенча түләүләр, гаиләләр балаларын мәктәпкә әзерләргә өлгерсеннәр өчен, август уртасында – 16 августта башланачак. Гаиләләрнең күпчелеге акчаны нәкъ менә шушы көндә алачак”, – дигән министр чыганак хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.

Ул шулай ук ата-аналарның, 15 июльдә башлап, Дәүләт хезмәтләре порталы яки Пенсия фондының клиентлар хезмәте аша гаризаларын тапшыра алуларын искә төшергән.

Балаларны мәктәпкә әзерләргә булышу максатыннан бирелә торган 10 мең сумны алуга гаризаны октябрь азагына кадәр тапшырырга мөмкин.


Фикер өстәү