“Мине бөлгенлеккә чыгардылар” — Мөслим районындагы фермерны судка биргәннәр

«ТНВ» редакциясенә Мөслим районында яшәүче фермер Рәшит Миннегалиев мөрәҗәгать иткән. «Мине бөлгенлеккә чыгардылар» — ди ул.

Дүрт ел элек әлеге ир Митрәй авылында 100 баш сыерга исәпләнгән яңа ферма төзергә була. Үз акчасы гына җитмәгәч, министрлыктан 7 миллион сум грант ала. Ферманы салалар. Тик соңыннан подрядчы оешма белән аңлашылмаучылык килеп чыга. Төзүче фирма Рәшит Миңнегалев безгә бурычын кайтармый ди. Фермер моны кире кага. Аны судка биргәннәр һәм бөлгелеккә чыгарганнар.

Районда алдынгы саналган хуҗалыкны саклап калып булырмы? Бу хакта тулырак «Татарстан хәбәрләре» сюжетында.


Фикер өстәү