Тәтештә су юк! Җирле халык ТНВга мөрәҗәгать иткән

Ашарга-эчәргә дә, кер юарга да, яшелчәгә сибәргә дә су юк. Тәтештә яшәүчеләр «Татарстан хәбәрләре» редакциясенә шундый зар белән мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә «ТНВ«.

Идел елгасы буенда урнашкан районда ел саен җәй айларында шундый проблема күзәтелә икән. Гәрчә 17 скважина эшләп торса да су җитми. Җирле халык бу проблеманы бетерергә яңа корылма булдырырга тәкъдим итә, ә район җитәкчелеге суның каланчаларга тулып өлгерә алмаганлыкны даими рәвештә яшелчәләргә сибүдә күрә.

Монда һәр җәй шундый хәл кабатлана, 4 көн элек кисәтеп тә тормыйча суны туктатып куйдылар, ди җирле халык. Хәбәрчеләр киләсен белгәч, су бирделәр, ди алар. Тулырак ТНВ сюжетында.


Фикер өстәү