«Мин бөтенләй каушап калган идем. Ярый Ринат булды»

Шушы көннәрдә Кукмара районының Кенәбаш авылында янгын чыга. 12 яшьлек Ринат Хәлимов сеңелләрен шул янгыннан коткарып кала.

–  Бакчада чүп утый идем. Улым, янабыз, дигәч тә, аңламыйча торам. Кемнәр яна икән дип уйладым. Баксаң, ут бездә икән. Ринат улым кечкенә сеңлесен дә күтәреп чыккан иде. Мин йөгереп керсәм, йортыбызны ут камап алган, – ди Әлфия Хәлимова. – Безнең өйдә янгын хакында хәбәр бирүче җайланма тора. Шул тавыш биреп кенә балаларым исән калды.

Әлфия  сабыйларын үзе генә үстерә. 2019 елда ире кинәт үлеп киткән. Ул чакта Әлфия дүртенче сабыена йөкле була.

– Фаил белән әйбәт яшәдек. Күп итеп мал тота идек, ул үлгәч, терлекләрне бетердем. Әле бит кечкенә балама 3 яшь тә юк. Без туендыручысын югалтканнарга тиешле пенсия акчасына яшибез, – ди Әлфия. – Мин Кенәбашка Лубян авылыннан кияүгә килгән идем. Матур итеп тормыш итәргә хыялландым. Башта ирем китеп барды, инде хәзер йортсыз калдык. Дөрес, авылда буш торучы йортны бирделәр бирүен. Әмма киләчәктә нишләрбез – анысы билгесез әле. Беркайда да эшләмәгәч, мин ниндидер программалар белән фатир да, йорт та төзи алмыйм. Әлегә гаиләбез белән хастаханәдә дәваланабыз. Бар документларыбыз, кирәк-яраклар янып бетсә дә, күңелемне төшермим. Улыма рәхмәт. Ул уяу булмаса, нишләр идек?

Ринат Пүчинкә-Кучук урта мәктәбендә укый икән. Янгын чыккан көнне телефонда уен уйнап утырса да, махсус җиһазны ишеткән.

–  Тавыш ишеткәч, улым йортның янган өлешенә йөгереп бара. Аннары тизрәк ике сеңлесен урамга чыгарып җибәрә. Кечкенәсен йокыдан уятып алып чыга. Балаларым яныма җыелгач кына, янгын сүндерүчеләрне чакырдым. Мин бөтенләй каушап калган идем. Ярый Ринат булды, – ди әнисе.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү