Файдалы гадәт. Әйләнә-тирәне үзгәртүне үзеңнән башларга кирәк

Табигатькә, экологик вазгыятькә битараф булмаганнар тирә-якны үзгәртүне иң элек үзеннән башлый. Гади һәм җиңел адымнардан. Әмма күпләрнең анысын да ясыйсы килми. Сәбәпләре дә бар: вакыт җитми, нәтиҗәсен күрми, кирәк дип тапмый. Чүп-чар җыюга бәйле вазгыять тә шул сәбәпләр тирәсендә әйләнә. Барысын да бер күчкә өеп кую агын – акка, карасын карага бүлеп утыруга караганда җиңелрәк бит. Әмма моңа киртә куймагайлары.

Теләмәсәң түлисең

Чүпне аерып җыю кагыйдәсе кертелгән төбәкләрдә (Россиядә 85 субъектның 45ендә чүп-чарны аерып җыю гамәлдә. – Авт.) аны төрләргә аеру һәм махсус контейнерларга күчерү мәҗбүри булырга мөмкин. Федераль дәрәҗәдә шул хакта тиешле проект әзерлиләр. Үзгәрешләрне 2026 нчы елның 1 нче гыйнварыннан гамәлгә кертү ниятләнә, дип хәбәр итә Россия Табигать байлыклары һәм экология министрлыгы матбугат хезмәте. Сүз нинди үзгәрешләр хакында бара соң?

2026 нчы елдан каты коммуналь калдыкларны төрләр буенча бүлү таләбе кулланучылар өчен мәҗбүри булачак дип көтелә. Әлеге кагыйдәне бозган очракта физик һәм юридик затлар өчен Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсе буенча җаваплылык каралган.

Бу маддә буенча хәзерге көндә калдыклар белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклауда таләпләрне бозган очракта штрафка тарталар. Физик затларга ул – 2–3, вазыйфаи затлар өчен – 10–30, шәхси эшмәкәрләргә – 30–50, компанияләргә – 100–250 мең сум күләмдә матди җәза. Кабат хокук бозган очракта җәза тагын да кырысрак.

Яңартылган кагыйдәләрдә әйтелгәнчә, икенчел ресурсларны кешеләр махсус билгеләнгән мәйданчыкларга яки җыю пунктларына тапшырырга тиеш. Башкача әйткәндә, энергия алуда, товарлар җитештерүдә яки хезмәт күрсәтүдә кулланырга яки утильләштерергә мөмкин булган калдыкларны тапшыру.

Тәкъдименә күрә чарасы, дигәндәй, чүплекләр җитәрме соң? Федераль министрлык мәгълүматларына күз салсаң, ил күләмендә 2,3 млн чүп контейнеры исәпләнә. Чүп-чарны аерып җыю өчен дигәннәре –  0,29 млн. Гомуми санның 13 проценты дигән сүз.

Үзгәрешләр гамәлгә кергәнче, төбәкләргә әзерләнергә вакыт бар. Моннан тыш, халыкка шундук штраф богавы салырга җыенмыйлар. Бәлки, беренче тапкырда кисәтү белән генә дә чикләнерләр.

Чүп саласы контейнерларга да таләпләр бар. 2026 елга кадәр аларның төсләре түбәндәгечә булырга тиеш: кәгазь өчен – зәңгәр, пластмасс, резина һәм металлолом өчен – кызгылт сары, азык-төлек калдыклары өчен – коңгырт, пыялага яшел төсләр каралган. Эшкәртелми торган калдыкларны исә соры төстәге бакка саласы.

Гадәткә керерме?

Проектның китек ягына да игътибар итүчеләр бар. Дәүләт Думасының Экология, табигать ресурслары һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты рәисе урынбасары Анатолий Грешневиков әйтүенчә, чүп контейнерларын урнаштыру төп мәсьәлә түгел. Әгәр дә төбәкләргә аерым чүп-чар җыюны оештырырга мөмкинлек биреп тә, чүп эшкәртүче предприятиеләр элеккечә аз булып калса, бу яңалыктан әллә ни файда булмаячак. Аның фикеренчә, башта кешеләрне экологик яктан әзерләргә, мәгълүмат бирергә, эшне заводлардан башларга, аннан гына контейнер һәм чүп ташу машиналары турында уйланырга кирәк. Штраф кертү турында исә – иң соңгы чиратта. «Шешәне аерым җыеп, аның чыннан да эшкәртеләсендә кешедә ышаныч булырга тиеш. Чүп-чар җыючы машина килеп, барлык контейнерларны да бер өемгә ташлый икән, кешеләргә ни өчен штраф салырга?» – дигән фикердә депутат.

Аеру түгел кылану. Казан федераль университеты мөгаллиме, эколог Наил Назаров әйтүенчә, чүп-чарны аерып җыю – модага иярү генә түгел, аңлы рәвештә экологик яшәү рәвешенә бер адым ясау да.

– Билгеле, бер кеше берникадәр дәрәҗәдә пластиктан баш тарта, аны икенчел эшкәртүгә тапшыра икән, бу табигатькә өлеш кертү дигәндә, бәлки, шул дәрәҗәдә зур сан да түгелдер. Әмма андыйлар күбәйгән саен, яхшырак, – ди белгеч. – Моннан дистә еллар элек пластиксыз да яшәгәннәр бит. Кайбер илләрдә пластик куллануны хокукый яктан чикли дә башладылар хәтта. Чүп мәсьәләсе – кискен мәсьәлә инде ул. Хәл итә алмасак, чүп өемендә яшәячәкбез.

Эколог булса да, көндәлек тормышта әңгәмәдәшебез пластигын да, башкасын да куллана, билгеле. «Әмма гади кагыйдәләрне истә тоту, үзеңнең кулыңнан килә торганны эшләү дә экологик үзаңны үстерүдә бер этәргеч була ала. Табигатьне саклау һәр кешенең үзеннән тора. Кайчакта тирә-якны сакларга өйрәтүче чаралар булырга тиеш. Үзең белмисең икән, кешегә булса да ия­рер­гә кирәк», – ди ул.

Экоактивист Гүзәл Макарова чүп-чарны төрләргә аерып яшәргә күнеккән. 10 ел шулай инде. Үзе генә түгел, гаиләсе белән табигатькә һәм экологиягә сакчыл карашны алга сөрәләр. Әйтик, соктан калган кәгазь капларны шундук чүплеккә ташламыйлар. Башта су белән чайкыйлар, киптерәләр, җыялар. Шешә белән дә шул ук хәл. Соңрак бу «байлык» эшкәртүгә тапшырыла. Исраф булмасын дип, аңлы куллану, калдыкларны киметү ягын кайгырталар.

–  Чүпне җыю культурасы юк. Без өч төргә бүлә белмибез, дистәләгән төргә аерып, чүп тапшырган дәүләтләр бар. Җыйсак та, төрләргә аерсак та, чүп машинасы барысын да бергә алып китә. Гап-гади эшләр әле дә эшләнмәгән. Кем күпме чүп ташлый, шуның өчен генә акча түләсен иде. Бу кешеләрдә чүпкә карашны да үзгәртер иде дип уйлыйм. Киләчәкне кайгырту бездән тора, – дигән фикердә экоактивист.

Экологик акцияләрдә катнашу – табигатькә булышуның бердәнбер ысулы түгел. «Будет чисто!» хәрәкәте җитәкчесе Диләрә Сатикова әйтүенчә, табигатьне яратырга өйрәткән башка гадәтләр дә бар. «Чүп-чарны төрләргә аеру, пластик һәм макулатура – беренче гадәт. Киләсе ысул – полигоннарда азык-төлек калдыкларын киметү. Тагын бер файдалы эко-гадәт – аңлы куллану. Әйтик, кибеткә үз пакетың белән бару, алдан ук исемлек төзеп бару, артыгын сатып алмау. Кием өчен дә шул ук хәл. Мин, шәхсән, берничә ай яки бер елга да түзмәгән арзан әйберләргә караганда озак хезмәт итәчәк практик әйберләргә күбрәк өстенлек бирәм», – ди ул.

Авылларда ничек?

Чүп машинасы үзе килә, каршы барасы да юк. Татарстанның район-авылларында яшәүчеләр чүпне кая урнаштырырга икән дип баш ватып тормый хәзер. Аерып җыю культурасы гына аксый.

Арча районындагы Наласа авылыннан Рамил Мөхетдинов сөйләвенчә, халыктан чүпне атнага бер тапкыр җыеп китәләр. Бу эшне бердәм оператор башкара.

– Акча ягына килгәндә, чүп өчен бер кешегә 108 сум 40 тиен туры килә. Безнең гаиләдә биш кеше. Чүпне кара пакетларга яки капчыкларга тутырып чыгарып куялар. Кайбер кешеләр капка төбенә, ә кайберләре билгеләнгән урынга чыгаралар, – ди ул.

Ә менә Кышкар авылында ике атнага бер тапкыр җыялар икән.

– Пәнҗешәмбе алып китәләр. Бик җайлы, бик рәхәт. Күрше авылларда чүп машинасы атна саен керә, без кечерәк авыл булгач, ике атнага бер генә инде. Бер айга 104 сум түлисе. Чиста, матур, су буйлары да чистарды хәзер, – диде шушы авылдан Ләйсән Шәфигуллина.

Ә менә аерып җыю гадәтенә кадәр әлегә ераграк икән. «Чүпнең дә бит капчыкка тутырылганы гына алына. Черек такта, бәрәңге сабагы, агач ботаклары һәм башкасы кала. Аларын кая куярга? Аерым контейнер чакыртырга мөмкин инде. Әмма аңа аерым түләү каралган һәм бу аз акча түгел», – ди Рамил.

Әңгәмәдәшебез тагын бер мәсьәләгә игътибар итте. «Шәһәр бәясе белән авылдагысы бер үк дип беләм. Шәһәрдә чүпне көн дә җыялар, ә бездә атнага бер. Калада махсус чүп контейнерлары һәм мәйданчыклары бар, ә авылда – юк. Авыл читтәрәк кала инде гел. Кимсетелә дияр идем. Ә чүп шәһәрдә дә, авылда да көн дә чыгып тора. Шушы җитешсезлек борчый», – ди ул.

– Берара ирем чүпне аерып җыярга маташты. Ләкин, гафу итегез, биш бала әнисе буларак, эштән арып кайткач, бер чиләк урынына өч чиләк чыгарасы килми икән ул. Гәрчә табигать хакына шулай кирәк һәм дөрес икәнен аңласам да. Ирем дә маташып карады, карады да ташлады инде, – ди Әлмәттә яшәүче Рәдифә Ногманова. – Хәзер Әлмәттә кәгазь, пластик һәм башка төр чүп-чарны аерым җыю өчен урыннар бар. Урамнан узганда, кулымда шундый чүп булса, билгеләнгән контейнерга салам. Кәгазь дигәненә – пластик, пластик салынырга тиешлесенә кәгазь салып киткәннәрен дә күргәнем бар. Әле кешене бу җәһәттән өйрәтәсе дә өйрәтәсе. Әмма Әлмәттә экологик яктан кызыксындыру чаралары еш була, максатчан эш алып барыла, дияр идем. Бездә чүпне «Гринта» дигән оешма җыя. Барысын бергә тапшырабыз, аерып җыю юк. Хәзер инде чүп өчен түләү нык кыйммәтләнде. Эшкәртүне дә исәпкә алдык, шуңа шулай кыйммәт дип аңлатканнар иде безгә.

Гаиләдәге экологик тәрбиягә килгәндә, Рәдифә ханым сүзләренчә, балалары үзләре белеп макулатура һәм пластик шешә капкачларын җыя башлаган.

Биектау районы Алан-Бәксәр авыл җирлегендә чүпне якшәмбе алып китәләр.

– Безнең җирлеккә биш авыл карый. «Чистый город» оешмасы башкара бу эшне. Машина кереп, пакеттагы чүп-чарны җыеп китә. Атна саен якшәмбе киләләр. Аена дүрт мәртәбә киләләр дигән сүз. Бер кешегә түләү бәясе – 108 сум 40 тиен, – дип аңлатты авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина. – Аерып җыю культурасы юк әле. Бу кадәренә дә риза инде. Киләчәктә чүпләрне пакетка җыюдан туктап, контейнерларга күчәсе иде. Әлбәттә, моңа каршы кешеләр дә бар. Чөнки берәүнең дә йорты каршына чүплек куясы килми. Норма буларак, ул контейнер йортлардан 20 м ераклыкта урнашырга тиеш. Авылда андый җирне табу да кыенрак инде.

САН

Макулатура барлык каты калдыкларның якынча 40 процентын тәшкил итә. 100 кг макулатура бер агачны саклап калырга мөмкинлек бирә.

Кәгазь һәм аннан ясалган әйберләр 7 тапкыр эшкәртелергә мөмкин.

2021 ел нәтиҗәләре буенча, илдә калдыкларны төрләргә аеру дәрәҗәсе 43,3 процентка җиткән. 2021 елда төбәкләр хөкүмәттән каралган субсидияләр буенча калдыкларны аерым җыю өчен 62,8 мең контейнер сатып алган иде.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү