Җырчы Ләйсән Гыймаева үзендә яман шеше табуларын әйтте: «Миңа күпме яшәргә калган?!»

Җырчы Ләйсән Гыймаева социаль челтәрләрдә узган елны үзенә яман шеш диазнозы куелуын язган:

«10 ай элек бу сүздән акылдан язар чиккә җиттем. Тормыш 180 градуска борылды да куйды…

Диагнозны ноябрь уртасында куйдылар. Рак белән авыручылар хакында ишеткәндә дә йөрәк «җу» итә иде, ә күзеңә карап врачның шулай диюе икеләтә, өчләтә авыр. Моны минем хәлдә калганнар гына аңлар..

Бу хәбәрне ишеткән көн — яңа ел съемкасына туры килде. Тыштан елмаям, эчтә ут-ялкын. Әле алып баручы ролендә идем — барысы да төштәге кебек узды.

Иң беренче башка килгәне — «Миңа күпме яшәргә калган?!»
Кызларым, әни, ирем…

Нишләргә? Кемгә барырга? Нинди врачлардан киңәш сорарга, якыннарыма ничек әйтергә — башымда мең төрле уй..

Барысын да беренче Әнигә әйттем. Гистология анализын белергә клиникага аның белән бергә бардык…

Шунда әнинең ныклыгына шаккаттым! «Җебемә, балаларың хакына нык бул!» диде ул миңа. Ничек авыр булганын үзе генә беләдер, ләкин миңа сиздермәде…

Декабрь ахырына куелган операцияне 4 күз белән көттем. Мең дә бер анализ, тикшеренүләр үткәндә вакыт туктап калган кебек бик акрын барды…

29 декабрьдә ясалган операциядән соң Яңа елны больницада каршы алдым…

Дәвамы иртәгә», дип яза ул.


Фикер өстәү