Генетик рәвештә күчә торган яман шеш төрләрен билгеләделәр

Табиблар ачыклаганча, «рак» генетик рәвештә бирелергә мөмкин.  Шуңа күрә туганнарыгызның нәрсә белән һәм кайчан авырганнарына игътибарлырак карарга кирәк. 

Мәсәлән, BRCA1 гены бар. Әгәр дә кеше әлеге мутациягә ия икән, аеруча бу кеше — хатын-кыз икән, мутация йөртүчедә сөт бизе яман шеше белән авыру 6% тан 90% ка кадәр күтәрелә.

Шулай ук MLH1 гены турында да билгеле. Әгәр дә кеше бу мутацияне алган икән, аның эчәклек яман шеше куркынычы 3-4% тан 70% ка кадәр арта.

Геннар буенча нәкъ менә югары куркыныч бирелә, ә бармы ул, юкмы — туганнарның онкологик авырулары буенча фикер йөртергә мөмкин. Мәсәлән, бер линиянең гаиләсендә бик еш туганнары бер үк төрле яман шеш белән авырса, димәк, авыру куркынычы арта.

Шулай ук яман шешнең нәселдәнлек формаларының гадәттәгегә караганда иртәрәк үсүен белү мөһим. Әгәр гаиләдә кемдер 50 яшькә кадәр авырса, бу яман шеш очраклы түгел, ә нәселдәнлек дип уйларга сәбәп.

Моны ачыклау өчен генетик тест ярдәмендә тикшерелергә мөмкин. Ракның нәселдәнлек формалары булган кешеләр өчен авыру куркынычын киметү яки авыруның чагыштырмача яхшы дәвалануын башлангыч стадиядә ачыклау өчен бик күп ысуллар бар.


Фикер өстәү