20 яшьлек кыз такси машинасында кислота түгелгән утыргычка утырган

20 яшьлек кыз белән коточкыч хәл килеп чыккан. Бичара такси автомобилендә кислотага утырган.

Гадәттән тыш хәл Новосибирскида булган. Яшь кыз Uber таксиын чакырткан. Ул машинага утырганда, салонда утыргычларның юеш булуын ачыклаган. Машина йөртүче, янәсе, салфеткалар ярдәмендә утыргычларны җыештыруын әйткән. Өйгә кайткач, пассажир хатын «эри» башлаган. Джинслар тирегә кереп, тән тиресен эреткән.

Хастаханәдә исә аңа 2 дәрәҗә химик пешү билгеләгәннәр. Утыргычта нишләп кислота булганы әлегә билгеле түгел. Бу факт буенча төбәкнең Эчке эшләр министрлыгы Баш идарәсе тикшерү уздыра. Ә кыз хәзерге вакытта такси паркыннан 150 мең сум компенсация таләп итә.


Фикер өстәү