Татарстанның баш онкологы: Вакцина рак китереп чыгармый

Вакцина рак китереп чыгармый. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Эдуард Ногманов коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб аккаунтында туры эфир барышында шул хакта әйтте.

«Бу вакцинация белән бәйле мифларның берсе. Вакцина рак китереп чыгарырга мөмкин дип әйтергә җирлек юк. Дифтерия, грипп, ковидтан һәм башка чирләрдән вакцинация яман шеш китереп чыгармый. Алдагы вакциналар буенча күп кенә клиник тикшеренүләр шуны дәлилли. XVIII гасырдан теркәлгән бер вакцина да яман шеш азуына китергәне булмаган», — диде Эдуард Ногманов.

Баш онколог фикеренчә, кояшта озак торып, дөрес тукланмаудан яман шеш килеп чыгу ихтималы зуррак.

«Эссе һавада, беренче чиратта, тире рагын кисәтергә кирәктер. Күпләр кояш астында озаклап ята. Тән тиресен каплый торган кием, киң кырлы эшләпә кирәк. Рак тире кояшта озак вакыт ачык булган җиргә үтеп керергә мөмкин. Тире рагы республикада икенче урында», — дип беддерде Эдуард Ногманов.

«Татар-информ»


Фикер өстәү