Туры эфирда коронавирусның йөклелеккә йогынтысы турында сөйлиячәкләр

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы Татьяна Шиһабетдинова 3 мартта Инстаграмда үткәреләчәк туры эфирда коронавирусның йөклелеккә ничек йогынты ясавы турында сөйләячәк.

Бала имезүче аналарга прививка ясатырга ярыймы, COVID-19 инфекциясеннән вакцина организмның нәсел калдыру сәләтенә ничегрәк йогынты ясый, коронавирус инфекциясе билгеләре пәйда булган йөкле хатын-кызларга нишләргә, нәрсәгә әзер торырга?
Татарстан Республикасы Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабның Инстаграмдагы аккаунтында оештырылган туры эфирда шушы сорауларга җавап табып булачак. Туры эфир 12.00 сәгатьтә башлана.

Эфирның темасы – “Ана һәм COVID-19”. Акушер-гинеколог – йөклелек, нәсел калдыру сәләте һәм вакцинация турында”. Әңгәмәне Татарстан Вице-премьеры Ләйлә Фазлыева алып бара. Туры эфир Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб аккаунтында(@stopcovid19.tatarstan) һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы аккаунтында (@minzdravrt) узачак.
Туры эфирны түбәндәге сылтамалар аша кереп карарга мөмкин:
https://instagram.com/stopcovid19.tatarstan
https://instagram.com/minzdravrt


Фикер өстәү