Казан пандемия вакытында медицина һәм мәгариф системалары эшчәнлеге буенча Россия шәһәрләре арасында беренче урынга чыккан

Казанда яшәүчеләр коронавирус пандемиясе чорында сәламәтлек саклау, белем бирү өлкәләре эшчәнлеген һәм кешеләрнең үзара ярдәмен иң югары бәяләгән. Superjob эш эзләү буенча сервис миллионлы шәһәрләр арасында сораштыру уздырып, шундый нәтиҗәгә килгән.

“Без миллионлы шәһәрләрдә яшәүчеләрдән медицина һәм мәгариф системалары эшен, шулай ук кешеләрнең үзара ярдәмен 5 баллы шкала буенча бәяләүне сорадык. Казанда яшәүчеләр өч позициянең барысы өчен дә иң югары баллар калдырды”, – дип билгеләп үтелә компаниянең матбугат хезмәте хәбәрендә.
Сораштыруда 1 балл – системаның бик начар эшләвен, ә 5 балл – бик яхшы эшләвен аңлаткан. Казанда яшәүчеләр пандемия шартларында эшләгән табиблар һәм укытучыларга – уртача 3,4 балл, халыкның үзара ярдәмләшеп яшәвенә – 3,3 балл куйган.
Россия башкаласы, Татарстан башкаласыннан калышып, икенче урынга чыккан. Мәскәүлеләр медицина хезмәтләре эшен уртача 3,1 балл белән бәяләгән. Өченче урынга чыккан Чиләбе һәм Краснодар 2,9ар балл җыйган.


Фикер өстәү