Казан шәһәр мохите сыйфаты буенча Россия шәһәрләре бишлегенә кергән

Казан шәһәр мохите сыйфаты буенча миллион кеше яшәгән Россия шәһәрләре бишлегенә кергән. Бу Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хезмәт министрлыгы әзерләгән һәм ведомство сайтында урнаштырылган индекстан күренә.

Казан «шартлы уңайлы мохиттә булган иң зур шәһәрләр» төркемендә мөмкин булган 360 баллдан 190 балл җыйган һәм Түбән Новгород белән дүртенче позицияне бүлешкән.

Миллион кеше яши торган шәһәрләр арасында Мәскәү 276 балл җыеп, лидер булган. Икенче урынны 238 балл белән Санкт-Петербург алган, өченче урында – Екатеринбург (191 балл), бишенче урында – Красноярск (189 балл).

Шул ук вакытта белгечләр Татарстанда  уңайлы мохит булган тагын сигез шәһәрне атады. Зур шәһәрләр арасында бу Чаллы (үз төркемендә 15 урын), зур шәһәрләр арасында — Әлмәт (шулай ук 15 урын), урта шәһәрләр арасында — Бөгелмә, Алабуга, Чистай, Лениногорск һәм Яшел Үзән. Алар 14, 34, 40, 50 һәм 52 урыннарны алды.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/01/196321/


Фикер өстәү