Казан күчтәнәче: “ВТ” хәбәрчесе башкала кунакларының хәлен белеште

Якты чырай – такта чәй… Быел Татарстан башкаласына киләчәк туристлар саны пандемиягә кадәрге чор күрсәткечләренә җитәр дип фаразлыйлар.  Эшләр шуңа таба бара. Шәһәр үзәге – кунакларныкы. Туристларны Казан нәрсәсе белән җәлеп итә? Нәрсәне үз итәләр, кайсы ягыбыз ошамый? Бездәге бәяләр «тешлиме»? Бу һәм башка сорауларга җавап табарга тырыштык.

Кесәләрнең калыны кирәк

Күптән түгел Татарстан башкаласында Россиянең туризм бизнесы вәкилләре чит ил туристларын җәлеп итү турында сүз куертты. «Күпфакторлы үзгәрешләр шартларында Россиянең кунакханә бизнесы» дип аталган конференция кысасында булды бу сөйләшү. Ни өчен чит ил туристларына аерым игътибар биргәннәр икән, диярсез. Конференциядә катнашучылар, өйдә утырткан пандемия чорыннан соң уңай якка үзгәрешләр булса да, Россия халкы гына туризм тармагын саклап кала алмаячак, дип борчыла.

Моның сәбәпләре берничә икән. Беренчедән, Россия халкы бер барган шәһәренә икенче мәртәбә юл тотмый, ди белгечләр. Өстәвенә кунакта да әллә ни озак тормыйлар. Икенчедән, чит ил кунаклары белән чагыштырганда, безнекеләрнең кесәләре дә юкарак. Россиянең туризм тармагына озаклап кунак була торган, калын кесәле чит ил туристлары гына ярдәм итә алачак, янәсе. Конференция барышында әнә шундый фикергә килделәр.

Татарстанның Туристик агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов та тышкы туризмны үстерергә кирәк дигән фикердә.

– Берничә ел элек Европадан килгән туристларның саны бик күп иде. Алманнар, французлар, итальяннар Россиягә, аерым алганда, Казанга еш килде. Хәзер хәлләр башкачарак. Чит ил кешеләре сирәк кунак була. Башта пандемия, хәзер сәяси кризис… Бездә диңгез булмаса да, күрсәтерлек урыннарыбыз җитәрлек. Миңа калса, дәүләт ярдәменә таянып, тышкы туризм үсешенең яңа стратегиясен тормышка ашырсак, чит ил вәкилләрен янә җәлеп итеп булачак, – дип сөйләде ул.

Быел Казанга килүче туристлар саны пандемиягә кадәрге чор – 2019 ел күрсәткеченә җитәргә мөмкин. Ул чагында Татарстан башкаласында 3,5 миллион сәяхәтче булып киткән. Шәһәрнең Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова шулай дип белдергән. «Май бәйрәмнәрендә туристлар ташкыны 30 процентка артып, 200 мең кешегә җитте. Казанга ял көннәрендә генә түгел, гаиләләр, балалар белән иркенләп тә киләләр», – дигән ул.

Үзебезнекеләр дә җитә

Ләкин чит илдән туристлар килми дип, Казанның буш торганы юк бит. Җәй башыннан бирле туристлар иң күп җыела торган урын – Бауман урамында алма түгел, чия төшәрлек урын да күренми. Татарстан башкаласы буйлап экскурсия уздыручылар да туристларның күп булуына сөенә. Хәер, кыска гына экскурсияләрнең дә бәясе 500 сумнан башланганны исәпкә алсаң, сөенмәү гөнаһ булыр иде.

Гид Динә Латыйпова сүзләренчә, быел Казанга килүчеләр арасында Брянск һәм Курск өлкәләреннән Бурятиягә кадәр кунаклар бар.

– Елдагыча, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Екатеринбургтан кунаклар күп. Иң кызыгы: пандемиягә кадәр төньяк башкаладан сирәк киләләр иде. Ә чит илләрдән килүчеләр аз быел. Инглиз телендә дә экскурсияләр уздырам, андые быел әле бер генә тапкыр булды, – дип сөйләде ул безгә. – Җәй көне туристлар Казан буйлап җәяү йөрергә ярата. Иң яраткан урыннары – Казан Кремле, Иске Татар бистәсе. Башкаладан тыш, Зөя утрау-шәһәрчеге дә бик популяр туристлар арасында. Экскурсия азагында алардан Казан турында сорашам. Күпчелеге шәһәрнең чиста-пөхтәлеген, матурлыгын, кунакчыллыгын мактап туя алмый. Кол Шәрифне күрер өчен генә дә киләләр безгә. Кимчелекле яклардан, Идел буйлап елга сәфәрләре булмауны атыйлар.

Казанны кыйммәтле шәһәр дип атаучылар сирәк, ди Динә. Алай  да, бездәге бәяләрне Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан калышмый, диючеләр юк түгел икән.

«Татар-тур» компаниясе җитәкчесе Оксана Әхмәтҗанова Казанга килүче кунакларны гомумиләштереп, бүгенге турист «портреты»н төзеп күрсәтте:

– Аңа – 35–50 яшь. Казанга ул икенче яки өченче мәртәбә килә. Гаиләсен яки дусларын да алып килгән. Аның кереме яхшы, шуңа күрә ул яхшы отельдә яши, экскурсияләрнең дә бер кешелеген генә ала. Аңа һичшиксез татарларның милли ризыкларын татып карарга, иң тәмле чәкчәк сатыла торган кибеттән күчтәнәч һәм Казан турында искә төшереп торачак сувенир алырга кирәк. Мондый кунак бары тик таксида гына йөри. Гидка да «чәйгә» дип берәр мең сум акча бирә, – диде Оксана.

Ул да туристларның Казанны чисталыгы өчен мактауларын әйтте.

– Туристлар да үзгәрә. Әйтик, тарих белән дә ныграк кызыксыналар. Музейларга еш йөриләр. Борынгы биналарны күзләп кенә дә көннәрен уздырырга мөмкин алар. Билгеле, аларга милли төсмерләрне дә күрсәтергә тырышабыз. Моның белән акча эшләүчеләр дә җитәрлек бит бездә. Татар халкының танылган күн эшләнмәләре турында сөйлибез дә алар сатыла торган кибетләргә керергә тәкъдим итәбез. Казан көмеше турында сөйләгәч, күп кенә туташ-ханымнар үзләренә һәм күчтәнәчкә алкалар сатып ала.

Казанны бер күргәч, тагын киләсе килә. Гид Екатерина Веселовцевага туристлардан бу сүзләрне еш ишетергә туры килә икән.

– Кунаклар арасында урта һәм югары керемлеләр күбрәк. Эшмәкәрләр, бизнес өлкәсендә эшләүчеләр еш килә. Тәҗрибәле сәяхәтчеләр Казанны Европа белән чагыштырырга ярата. Ә чит илдән кунакларны күрмим диярлек. Ләкин аңа карап кына эшләүдән туктаган юк. Бер үк кешеләр белән әллә ничәшәр мәртәбә очрашам – гашыйк булып китәләр, кире әйләнеп кайталар Казанга, – ди ул.

«OneTwoTrip» сервисы белгечләре Россия халкы тиз арада җыенып чыгып китәргә әзер булган шәһәрләрне барлаган. Беренче урында – Мәскәү (40 процент), аннан Санкт-Петербург (12 процент), Екатеринбург (6,6 процент), Казан (4,6 процент), Сочи (3,4 процент).

Кунак сүзе

Туристлар үзләре нәрсә ди соң? Бауман урамына чыгып аралаштык әле үзләре белән.

Мәскәүдән Филипповлар гаиләсе Казанга ике баласы белән килгән. «Балалар белән булгач, ялыбыз кыйммәткәрәк чыга. Иң күп чыгым тору һәм ашауга китә. Ләкин Казан үз бәясен каплый ул. Мондагы милли кухняны яраттык, ризыкларыгыз бик тәмле. Шәһәрнең архитектурасы бик ошый. Диңгез буендагы ялны яратмаган кешегә менә дигән. Ләкин җәй көне барыбер суга тартыласың. Су коена торган урыннар аз икән монда», – дип сөйләде гаилә башлыгы.

Саратовтан Вадим Краевка бездәге кунакчыллык ошаган. «Кая гына барсаң да, туристларга мөнәсәбәт бик яхшы. Аңлаталар, өйрәтәләр. Минем беренче генә килүем, ләкин тагын кунак булырмын дип уйлыйм. Дусларым белән ял иттек, кичке Казанга гашыйк булдык. Шәһәр яп-якты, мондагы утлар – могҗиза инде менә. Өч көн ял иттек, иртәгә кайтып китәбез. Ял бик кыйммәткә төшмәде, чөнки күбесенчә шәһәр белән таныштык. Күчтәнәчләр җыя башлагач, ашау өчен акча шактый тотылды инде – анысы сер түгел», – ди ул.

Читкә чыгу кыйммәткәрәк төшү аркасында Россия шәһәрләре буйлап сәфәр чыккан Юлия белән Дмитрий Казанны Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән чагыштыра. «Монда бәяләр түбәнрәк дип уйлаган идек, ялгышканбыз икән. Ләкин алдан әзерләнеп, планлаштырып килсәң, кесәң артык каерылмый. Шәһәрнең архитектурасы искиткеч, монда шулкадәр чиста, ризыклар шундый тәмле. Татар халык ашларына гашыйк булдык. Бәяләре дә «тешләми» аларның. Кыйммәтле рестораннарга йөрмәдек, үзәк урамнардагы милли кафеларда ашадык. Сувенир кибетләренә керергә тырышмыйбыз, анда акчаны күп калдырырга туры киләчәк. Берәр рецепт өйрәнеп кайтуың хәерлерәктер моннан», – ди Юлия.

Экскурсовод Гүзәл Гыйматдиновадан Казанның 5 үзенчәлекле урыны:

1) Казан Кремле;

2) Милли китапханә;

3) Кабан күле яр буе;

4) Иске Татар бистәсе;

5) Казансу елгасы буенча катерда сәяхәт.

Шәһәр буйлап үзенчәлекле экскурсияләр

 «Казан университеты табышмаклары»

Экскурсия дәвамында университет тарихы, аның фәнни мәктәпләре, бөек галимнәрнең исемнәре һәм аларның ачышлары белән танышырга, XIX гасыр университеты мохитен тоярга мөмкин.

 «Казанның бакчалары»

Шәһәрнең иң яшел урыннары буйлап экскурсия бу. Эрмитаж, Лядской, Ленин бакчалары, Черек күл, 1000 еллык скверы һәм башка паркларның тарихы, алар белән бәйле тарихи вакыйгалар – барысын да сөйләячәкләр.

 «Борынгы Казан әкиятләре» (балалар өчен)

Балаларны шәһәр белән әкиятләр аша таныштырачаклар. Казан Песие, Зилант, Шүрәле, Камыр Батыр – экскурсиянең төп геройлары.

Лилия Гыймазова

 

 


Фикер өстәү