ЛНРдагы Лисичанск каласында Татарстан ярдәменә өметләнәләр

Луганск халык республикасында (ЛНР) урнашкан Лисичанск шәһәре мэры Андрей Скорый Татарстанның бу каланы шефлыкка аласын әйткән. Аның сүләренә караганда, Татарстан белгечләре шәһәрнең җимерек хәлдәге инфраструктурасын өйрәнә башлаган да инде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

“Татарстан безне шефлыкка ала. Шәһәрне өйрәнү, алда торучы эшләрне барлау өчен Татарстаннан белгечләр килде. Алар инде эшкә дә керешер дип уйлыйм. Инфраструктураны торгызуга ярдәм итәчәкләр. Бәлки, уртак предприятиеләр дә эшли башлар. Шәһәр казнасына иң күп акча кертүче предприятиеләрне күздә тотым әйтүем. Россия безгә бик нык ярдәм итә”, – дигән шәһәр мэры вазыйфаларын башкаручы.

Исегезгә төшерәбез: Лисичанскиның азат ителүе турында 3 июльдә игълан ителде. ЛНРда Украина гаскәрләре кулындагы соңгы зур шәһәр иде ул. Шуннан соң Россия оборона министры Сергей Шойгу Президент Владимир Путинга Луганск халык республикасын тулысынча азат итү турында белдерде.
Лисичанск (1710 елда нигез салынган) – Донбассның иң зур сәнәгать шәһәрләреннән берсе. 2010 елда анда 106 мең кеше яшәгән.


Фикер өстәү