Түрдән узыгыз! Татарстанда кайда һәм ничек ял итеп була?

Быел Татарстанда кимендә 4 миллион турист көтәләр. Бу санга гаҗәпләнерлек тә түгел шикелле. Республика кунаклар саны буенча былтыр ук әлеге чиккә якынлашты. Җәйнең кыл уртасында Казан Кремле тирәсендә алма төшәрлек тә урын юк әнә. Чит илгә чыгу мәшәкатьле, өстәвенә юллама бәяләре югары сикерде, ә менә халыкта сәяхәт итү теләге сүрелми. Бай тарихлы һәм кунакчыл Татарстан туристларны нәрсә белән шаккатырырга сәләтле? «ВТ» хәбәрчесе республикадагы ял итү урыннарын барлады.

Бер тәүлеге – җиде мең сум

Быелның беренче яртысына алынган саннарга караганда, Татарстан Идел буе федераль округына керүче төбәкләр арасында туристлар кабул итү буенча беренчелекне алган. Республикада 1,5 миллион чамасы кеше кунак булырга өлгергән инде. Сүз уңаеннан, әлеге күрсәткеч буенча без ил күләмендә дә алтынчы урында. Беренчелек – Мәскәүдә. Хәер, бу аңлашыла да. Ярты ел эчендә ил башкаласына 7 миллионнан артык турист килгән. Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае, Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербург та әлегә бездән алдарак. Идел буе федераль округына әйләнеп кайтсак, беренче өчлеккә күрше Башкортстан һәм Түбән Новгород өлкәсе дә эләккән. Ел башыннан аларның һәркайсы 860 мең чамасы туристны кунак иткән.

Татарстанга туристлар күбрәк Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербургтан килә. Кунаклар бездә тәүлегенә уртача җиде мең сум акча сарыф итә. Бу хакта Татарстан Туризм буенча дәүләт комитет җитәкчесе Сергей Иванов әйтте.

– Уртача исәпләүләргә караганда, республикага өч көнлек сәфәр 20 мең сум тирәсе тора. Дөрес, ялның сыйфатына карап, ул күбрәк тә, азрак та булырга мөмкин. Бездә төрле тәкъдимнәр бар, – диде ул.

Татарстанда туристлар барыннан да бигрәк Казан Кремленә ашкына. Былтыр, мәсәлән, кирмәндә 3,7 миллион кеше булган. Шулай ук Зөя шәһәр-утравы (1,3 миллион турист) һәм Изге Болгар (596 мең турист) да иң киң таралган юнәлешләр арасында. Шулай ук, Алабуга һәм Раифа монастырена карата да кызыксыну зур, ди белгечләр. Кунаклар күплегенә кунакханә һәм ресторан хуҗалары да сөенә: туристлар тоткан акча, ягъни уртача чек бәясе арткан. Шул ук «Татарстанстат» китергән саннарга караганда, быелның беренче чирегендә генә дә рестораторлар 15,6 миллиард сум керем алган. Бу узган елга караганда 19 процентка күбрәк.

Ашау-эчү, халыкның күңелен күрү бер хәл, читтән килгән кешегә түбә дә тәкъдим итәргә кирәк бит әле.

– Билгеле сәбәпләр аркасында россиялеләргә карата виза сәясәте үзгәрде, чит илдә ял итү кыйммәтләнде. Нәтиҗәдә эчке туризмга сорау артты. Туристлар саны алдан фаразланганнан да күбрәк булып чыкты. Шуңа күрә кунакханәләрдә урын җитмәү мәсьәләсе калкып чыкты, – ди комитет рәисе Сергей Иванов. – Казанда да, шәһәрдән читтә дә туристларны урнаштыруга бәйле кытлык күзәтелә. Бүген инфраструктураны үстерү юнәлешендә эшлибез.

Туристларны таш диварлардан качып, табигатькә якынрак булырга өнди башладылар инде. Тик бу хакта соңрак. Әлегә исә туристлар «казаны»на әйләнеп кайтыйк.

«Саубуллашмыйбыз»

Татарстанда ял итүчеләргә ияреп «ВТ» хәбәрчесе дә Казан Кремленә юл тотты. Кирмән тирәсе Сабан туен хәтерләтә, билләһи. Җәйге яңгыр сибәләп торуына да карамастан, Казан Кремлендә алма төшәрлек тә урын юк.

– Безне мондый яңгыр белән генә куркытып булмый, «юеш» шәһәрдә яшибез, – ди Санкт-Петербургтан гаиләсе белән килгән турист Сергей Тихонов. – Җәйге ялны күңелле дә, файдалы да итеп үткәрәбез. Быел чит илгә чыгу мәшәкатькә әверелгәч, ил төбәкләре буйлап сәяхәт итәргә булдык. Татарстан – беренче тукталыш. Бер атнага дип килдек. Дусларым, танышларымнан Казан турында еш ишетә идем. Биредә яшәүчеләрнең кунакчыллыгы, гомумән, тарихка мөнәсәбәтегез шаккатырды. Моңарчы татарлар турында берни белмәсәм, хәзер татар телендә «рәхмәт» дип тә әйтә алам.

Төмәннән Диана белән Олегның исә Казанга беренче генә килүләре түгел.

– Казанга пандемиягә кадәр килгән идек. Бу юлы нәни кызыбыз Диананы да үзебез белән алдык, – ди алар. – Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән чагыштырганда, монда бәяләр арзанрак. Казанның архитектурасы искиткеч. Монда шулкадәр чиста, ризыклар тәмле. Туганнарга Казаннан күчтәнәчкә «Татар халык ашлары китабы»н сатып алдык. Дүрт көн ял иттек. Иртәгә кайтып китәбез. Ял бик кыйммәткә төшмәде, чөнки кафе-рестораннарда бәяләр артык «тешләми», экскурсияләргә исә үзебез йөрдек. Без ялны алдан планлаштырып килдек. Монда юлны сорасаң да, аңлаталар, өйрәтәләр. Казанга тагын әйләнеп кайтырбыз әле.

Казан Кремлендәге бәяләрне без дә белештек. Биредәге кафеларның берсендә, мәсәлән, өчпочмак – 59, алма бөккәне  30 сум тора. Берне түгел, икене ашасаң да була. Ярты килолы чәкчәк – 339 сум. Бәясенә карап тормый, туристлар тәм-томны берничәне сатып ала. Казан Кремлендә туристларга нәрсә генә тәкъдим итмиләр: лалә чәчәге төшерелгән чынаяк – 500 сум, Казан мәчесе төшерелгән балалар оегы – 250 сум, милли бизәкле алка – 300 сум, каты тышлы Абдулла Алиш әкиятләре китабы – 840 сум. Киштәдә «Татар халык ашлары китабы»н да таптык, бәясе 700 сум тора.

Җәяүле ләззәт

Бер Казанда гына бикләнеп ятарга димәгән, әлбәттә. Сергей Иванов Татарстанда үзебез өчен дә, кунаклар өчен дә кызыклы урыннар шактый, дигән фикердә.

– Кама Тамагы, Чистай, Алексеевск, Мамадыш, Арча, Кукмара буйлап сәяхәт һәр турист күңеленә кереп калачак, – ди Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе. – Бик матур табигатьле Кама Тамагында кунакханәләр дә, сыр заводы, хәтта виноград бакчасы да бар. Чистай исә үзенең музейлары һәм архитектура һәйкәлләре белән дан тота. Ул яңарыш та кичерә әле. Биредә кунакханәләр төзү һәм яр буен төзекләндерүгә бәйле берничә инвестиция проекты тормышка ашырыла. Алексеевск та – гаҗәеп район. Биләр үзе генә ни тора! Районда туку фабрикасы кебек тарихи биналар да, заманча ял үзәкләре дә бихисап. Мамадышка барырга да киңәш итәм. Биредә күпсанлы мәдәниятләр үзара бәйләнгән. Әлеге һәм башка районнар буйлап «Ялларда мең дә бер ләззәт» программасы буенча да сәяхәт итәргә мөмкин.

Күп кенә чит илләр ябык, кесә ягы чамалы булган шартларда, Татарстан… җәяүле ял да тәкъдим итә. Аптырамагыз, бу хәзер кәттә санала торган юнәлеш. Аның заманча сүзе дә бар. Татарстанда тел очыннан төшмәгән хейкингның (табигать кочагында кыска вакытка исәпләнгән җәяүле ял. – Ред.) берсе – ул «Идел буе сукмагы». Ульян өлкәсе чигеннән алып Чувашиягә кадәр сузылган әлеге юл республиканың 5 районын, Казанны һәм биредәге 12 паркны, 100дән артык мәдәни мирас объектын, 26 махсус саклана торган табигать территориясен берләштерә. Җәяүле юлның озынлыгы – 350 чакрым. «Идел буе сукмагы»н быелның маенда тәкъдим иттеләр.

Чиләбедә яшәүче Сәрия һәм Дамир Гыйлаҗиевлар Казанга кунакка кайткан.

– Форсаттан файдаланып, тарихи сукмактан да уздык, – ди Дамир Гыйлаҗиев. – Без сәяхәт итәргә яратабыз. Татарстанда ел саен кунак булабыз. Изге Болгарны да, Зөя шәһәр утравын да күргәнебез бар инде. Бу юлы «Идел буе сукмагы»ннан йөрдек. Аны башыннан алып ахырына кадәр узу мәҗбүри түгел. Гид та кирәкми. Яңа проектның кесә телефоны өчен махсус кушымтасы бар. Шуны йөклисең дә, юлга чыгып китәсең. Бик уңайлы. Без Югары Осланнан – Казанга, ә аннан Кама Тамагына кадәр бардык. Юлда кибетләр дә, кафелар да очрады. Ашыкмыйча гына сәяхәт итү өчен шәп ял.

Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының Табигый территорияләрне һәм экотуризмны үстерү буенча дирекциясе җитәкчесе Оксана Саргина әйтүенчә, бер ай эчендә генә дә әлеге махсус кушымтаны 2,5 мең кеше йөкләгән. «Татарстан буйлап җәяү атларга теләүчеләргә Алабуганың «Түбән Кама» милли паркы, Арчаның Яңа Кырлае да кызыклы булачак», – ди Сергей Иванов.

Учак янындагы ял

Татарстанда ялның тагын бер заманча юнәлеше – глэмпинглар (табигать кочагында бөтен уңайлыклары булган ял. – Ред.) яңгырдан соң тишелгән гөмбәләр кебек, зур тизлектә үсә. Бүген Татарстанның 15 районында һәм Казанда шундый 36 экотуризм объекты эшли. Ил күләмендә исә аларның саны 600 тирәсе дип исәпләнә. Билгеле булганча, экологик туризмны үстерүчеләргә дәүләт ярдәме каралган. Былтыр илдә мондый капиталь булмаган кунакханәләр төзелешен субсидияләү программасы да гамәлгә керде. 2022 елда туристик мөмкинлекләре зур булган 20 төбәккә, шул исәптән Татарстанга 4 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелде.

– Глэмпингларга коронавирус пандемиясе һәм аңа бәйле чикләүләр чорында ихтыяҗ артты, – ди Сергей Иванов. – Чикләр ябылу һәм эчке туризмны үстерүчеләргә дәүләттән ярдәм чаралары төзелешне тизләтте генә. Табигатьтә ял итәргә теләүчеләр һәрвакыт бар. Зур шәһәрләрдә яшәүчеләр арасында бигрәк тә. Бүгенге шау-шулы тормышта еш кына минут саен шалтырап торган телефонны бер читкә куеп, тынычлыкта каласы килә.

Питрәч районының Кощаково авылында урнашкан «Yurt Resort» глэмпингында хәләл ял тәкъдим итәләр.

– Без хәләл стандартлар буенча эшлибез, – ди глэмпингны оештыручы Римма Якупова. – Мәсәлән, өйдә эт белән яшәү, аракы рөхсәт ителми, мунча комплексы кеше күренмәслек итеп эшләнгән. Кунакларны хәләл ризыклар белән сыйлыйбыз. Шунысын да әйтик: безнең глэмпингта ял итүчеләрнең 80 проценты мөселман түгел. Алар бик зур рәхмәт әйтеп китәләр. Чөнки бездә тыныч. Туристлар гаиләләре, әби-бабайлары белән рәхәтләнеп ял итә. Хәзер сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар да күп. Андый кешеләр хәмерле ял турында уйламый да. Мондый ял тәрбия ягыннан да бик яхшы. Чөнки бала әти-әнисеннән күреп өйрәнә.

Римма Якупова әйтүенчә, аларга чит илләрдән дә ял итәргә киләләр.

– Татарстаннан тыш, Мәскәү, Санкт-Петербург, Белгород, Уфа, Самара, Барнаул кебек шәһәрләрдән килүчеләр бар. Хәләл булгач, Төркия, Согуд Гарәбстаны, Малайзия кебек чит илләрдән дә кунаклар кабул иттек. Туристлар өчен сигез тирмә, ун модуль йорт эшли. Аларда ак халатка кадәр бар да бар. Күзләрне ял иттерү өчен мәйданы 75 гектар тәшкил иткән күл, ылыслы урман, кыш көне дә катмый торган елга да бар. Якын арада һава алмашы үзенчәлекле булган тирмә-мунча, мондый корылмалар ил күләмендә дә берничә генә, һәм тирмә-ресторан ачарга телибез, – ди эшкуар.

Яшел Үзән районының Прибой авылындагы глэмпингта исә туристларга чын авыл тормышын тәкъдим итәләр.

– Кечкенәдән хайваннар яратам. Туризм белән шөгыльләнү дә хыялым иде, – ди «Прибой» глэмпингын оештыручы Илдар Гариев. – Биредә чын авыл тормышын күрергә мөмкин. Бүген шәһәрдә яшәүче балалар арасында йорт хайваннарын бер тапкыр күрмәүчеләр дә җитәрлек. Бездә исә фермада сыерларны сыйпарга, яңа туган бозауларны шешәдән ашатырга, атта йөрергә мөмкин. Кунакларны үзебез җитештергән экологик чиста ризык белән сыйлыйбыз. Федераль трассага якын урнашканлыктан, безгә еш кына Мәскәү, Түбән Новгородтан Казанга баручылар да хәл җыярга дип керә. Бүген кеше авыл тормышына сусаган.

Әлеге ял үзәгендә алты кешелек агач йортта дүртәү яшәүнең бер тәүлеге эш көннәрендә – 7 мең сум, ялларда исә 9 мең сум тора. Кунаклар күбрәк булса, һәр кеше өчен өстәп 1 мең сум түлисе. Атта йөрү, мунча керү дә түләүле. Мәсәлән, ферма буенча экскурсиянең бер сәгате 1 мең сум тора.

Глэмпинглар кесәгә суга, дип тел шартлатырга ашыкмагыз. Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе фикеренчә, мондый ял арзан тора да алмый.

– Сез бит табигать кочагында ял итәсез. Монда, гадәттә, инженер челтәрләре дә, эшче көчләр дә юк. Аның каравы сыйфатлы ял өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырыла. Шәһәр үзәгендә һәм биек тау башында бер чынаяк каһвә бер бәя тормый, – диде Сергей Иванов.

«Татарстанда яшәүчеләрне ял итәргә өйрәтәсе иде»

Бай тарихлы һәм кунакчыл Татарстан туристларны нәрсә белән шаккатыра? Бу хакта экскурсовод, Татарстанда кунакчыллык илчесе Раушания МИҢНУЛЛИНА белән сөйләштек.

Раушания МИҢНУЛЛИНА

– Татарстанга туристлар кайдан килә, аларны нәрсә кызыксындыра?

– Безгә дөньяның төрле почмакларыннан киләләр. Күбесенең безгә беренче генә килүе дә түгел. Шуңа күрә таләпләре үзгә. Без белмәгән Татарстанны күрсәтегез әле, диләр. Мәсәлән, бу атнада Мәскәүдән килгән бер төркем Казанда моннан егерме ел элек булган. Шушы вакыт аралыгында булган үзгәрешләрне күрәселәре килә. Гел шаккатырырга туры килә, кыскасы. Татарстанга килергә яраталар, чөнки бездә яшәү өчен бөтен шартлар да бар, диләр. Барыннан да бигрәк, Казан Кремлен күрергә телиләр. Иске Татар бистәсе үзенең миллилеге, татар халкының гореф-гадәтләре белән җәлеп итә. Музейларыбыз да бик эчтәлекле. Изге Болгарга экскурсиядән шаккатып кайталар. Зөя шәһәр-утравының архитектурасы, табигате бик матур. Соңгы арада Зәңгәр күлгә карата кызыксыну да артты. Белгеч буларак мин моны бик үк хуплап та бетермим. Чөнки кеше күп йөри башлагач, биредәге табигый байлык – зәңгәр балчык юкка чыгарга мөмкин. Табигатьне саклау турында да онытмасак иде.

– Тармакка нәрсә җитми?

– Су юлы безнең өчен авырткан җир булып тора. Мәсьәләне хәл итү юнәлешендә эшлиләр, билгеле. «Татфлот» төзелде. Судноларны яңарталар. Хәзер су юлыннан Чувашиягә кадәр сәяхәт итәргә мөмкин. Казансу буенча да экскурсияләр саны артты. Тик кыенлыклар бар әле. Мәсәлән, су юлы буйлап Зөя шәһәр-утравына яки Изге Болгарга бару-кайту өчен билетны өч көн алдан иртә таңнан кассада чират торып сатып алырга кирәк. Әле анда да бер кулга биш билет кына бирәләр. Туристның кәефен кыра торган күренеш бит бу. Метеорлар саны артуын, билетларны онлайн сатуны җайга салуларын көтәбез. Җәй көне су юлыннан сәяхәт итәсе килә бит.

– Татарстанга килгән турист ул нинди?

– Акчалы кеше. Аларга ялның сыйфаты мөһим. Чөнки элек чит илгә сәяхәт иткәннәр, хәзер безгә киләләр. Берничә ел элек Татарстанга туристлар өч-дүрт көнгә килсә, хәзер берәр атна торалар. Шуңа күрә гел экскурсияләрдә генә йөрмичә, ялның төрлесен сынап карыйлар. Татарстанда сәяхәт итәр өчен урыннар бихисап. Республикада яшәүчеләрне дә ял итәргә өйрәтәсе иде. Ни өчендер бездә андый гадәт юк. Мәктәп укучыларына Казан артын бик тә күрсәтәсебез килә. Юлга чыккач, тарихын да сөйлисең, табигате белән дә таныштырасың бит аның. Югыйсә бүген ватанпәрвәрлек турында күп сөйләшәбез. Без – горурланырлык халык. Татарстанга килгән туристлар, сездә бик чиста, дип гаҗәпләнәләр. «Нефть өстендә утырасыз шул», – дип төрттерергә тырышучылар да бар. Пөхтәлеккә омтылуның «кара алтын»га бернинди катнашы юк. «Җыештыручылар кайда соң?» – дип сораучыларга: «Без урамнарны чүпләмибез», – дип җавап бирәм. Кәнфит ашадың икән, кәгазен кесәгә йә сумкага салып тор да, чүплек очрагач, шунда ташла бит инде. Кайберәүләр өчен бу – ят күренеш. Хәзер Бауман урамында тәмәке тартучылар да нигездә туристлар гына. Бездән: «Татарларны яраттык», – дип китәләр.

Кунакчыллык илчеләре ил күләмендә «Кунакчыллык осталары» бәйгесе кысасында сайлап алына. Алар туризм тармагын үстерү белән шөгыльләнә.

 

Татарстанда сез әле күрмәгән ун урын (республикадагы үзенчәлекле урыннарны яктыртып баручы блогер Русина Семененко тупланмасы)

Экзотик урман (Арча районы). Биредә маракуйя, папайя, гуава кебек җылы як җимешләре үсә, аларны татып карарга да мөмкин.

«Урман һәм елга» (Биектау районы). Глэмпинг көймәдә йөзәргә яратучыларга ошаячак.

Олы Ачасыр авылы (Яшел Үзән районы). Биредә чын авыл тормышы «кайный». Каюм Насыри музее да бар.

«Таң» ат клубы (Лаеш районы). Монда атлар белән су коенырга да мөмкин, ди.

«Идел буе сукмагы» (бу проект турында яздык).

Ленино-Кокушкино авылы (Питрәч районы). Ленин яшәгән төбәктә музей-тыюлык урнашкан.

Марал фермасы. (Яшел Үзән районы). Боланның бер төре булган мараллар зур урман эчендә яши. Ашарга, су эчәргә кешеләр янына чыгалар.

Красновидово авылы (Кама Тамагы районы). Идел ярындагы авыл биредә яшәгән билгеле шәхесләр белән дан тота.

Зәңгәр күл (Казан). Сулык Казансуны үстерү стратегиясе программасы ярдәмендә яңартылды. Фотога төшәргә яратучылар өчен күпер дә бар.

Чатыр тау (Азнакай районы). Тау итәгендә байбакларны да күрергә була.

 

Социаль челтәрләргә селфи төшәр өчен биш шәп урын

  • Кол Шәриф мәчете (Казан)
  • Кукмара «каньоны» (Кукмара районы)
  • Саескан тавы (Лаеш районы)
  • Юрьев мәгарәсе (Кама Тамагы районы)
  • Тихий плёс авылы (Югары Ослан районы)

Зөя елгасы ярындагы Тихий Плёс авылында 2010 елда Сергей Безруков катнашында төшерелгән кино өчен махсус төзелгән ярым җимерек хәлдәге корылма бар. Фото төшәргә яратучылар әнә шуны үз итә.

 

Татарстанга килгән туристлар

  • 2019 ел – 3,6 миллион кеше
  • 2020 ел – 1,9 миллион кеше
  • 2021 ел – 3,3 миллион кеше
  • 2022 ел – 3,9 миллион кеше

Эльвира ВӘЛИЕВА

 


Фикер өстәү