«Бураново әбиләре» «Черек күл» паркында чыгыш ясаячак

«Бураново әбиләре» коллективы Казанда удмурт мәдәнияте бәйрәменең хедлайнеры булачак. Ул 28 нче июльдә «Черек күл» паркында «Тормыш агачы» проекты кысаларында узачак. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә.

18:00 сәгатьтә парк үзәгендә, перголалар янында традицион костюмнар һәм декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре белән мәйданчыклар эшли башлаячак. Теләүчеләр удмурт уеннарын уйный, халык мәкальләрен өйрәнә, удмурт скрипкасында (кубыз) уйнарга өйрәнә алачак һәм удмурт ризыкларының рецептларын беләчәк. Монда ук удмурт телендә китаплар тәкъдим ителәчәк.

Бәйрәм кунаклары удмурт милли бизәге төшерелгән истәлекле кечкенә әләм, удмурт күкрәк бизәге – моннисто, бәхет китерә торган тукылган беләзек («суйпоскес»), каен тузыннан эшләнмә («куанэм»), Удмуртиянең символы Италмас (алтын туй чәчәге) рәвешендә түштамгалар ясауда, шулай ук «Турын-куар» үләннәр белән туку буенча мастер-класста катнаша алачак.

Бәйрәмнең иң кечкенә катнашучылары өчен ике мәйданчык эшләячәк. «Балачак аланы»нда балалар «Кешыр, кешыр, кубыста» – «Кишер, кишер, кәбестә»; «Капка ултӥ потаса» – «Капка аша»; «Маша, ләкин Миша»; «Тури, тури палтури» – «Торна»; «Шунды пуксе» – «Кояш байый»; «Кошкиз манет» – «Тәңкә китте» дигән удмурт халык уеннары һәм заманча иллюстрацияләнгән «Ӟеч перепеч» уенын уйнаячак. «Әкият аланы» мәйданчыгында балалар удмурт әкиятләре белән танышачак, «Балык тот» уенында удмурт телендә балыкларның исемнәре ничек аталганын беләчәк.

Мәйданчыкларның эше Казаннан, Татарстанның Кукмара һәм Балтач районнарыннан килгән фольклор коллективлары, шулай ук җырлар авторы һәм башкаручы Светлана Зянколова чыгышлары белән үрелеп барачак.

18:30 сәгатьтә парк амфитеатрында традицион удмурт биюе тыпыртон буенча мастер-класс башланачак, ә 19:00 сәгатьтә Zakaria» күпмилләтле фолк төркеме чыгышы булачак, дип хәбәр иттеләр Казан шәһәре Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

19:10 сәгатьтә бәйрәм хедлайнерлары – «Бураново әбиләре» удмурт коллективы концерты башлана.

Чара 19:40 та пульт артына басачак электрон музыкант Dark-Rayдан удмурт көйләренә диджей-сет белән тәмамланачак.

Исегезгә төшерәбез, «Тормыш агачы» агарту проекты шәһәр халкын фин-угыр һәм төрки халыкларның мәдәнияте, аларның тарихы һәм туган телләре белән таныштырачак. Мари мәдәниятенә багышланган беренче чара 14 нче июльдә узды. Казанлылар «Черек күл» паркында мари халкының гореф-гадәтләре белән танышты, тывырдык биергә, тымырда һәм шувырда уйнарга өйрәнде һәм курчак-саклагычлар ясады. 11 нче августка чуаш мәдәнияте бәйрәме, ә 25 нче августка мордва мәдәнияте бәйрәме планлаштырылган.

Проект Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында оештырылды. Аның төп максаты – Идел буе халыкларының туган телләрен, аларның традицион мәдәниятен саклап калу һәм популярлаштыру. Ул Казан Мэриясе һәм Халыклар ассамблеясе тарафыннан, Татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия ярдәмендә тормышка ашырыла.


Фикер өстәү