Җиңү көнендә Казанда узачак бәйрәм чаралары ПРОГРАММАСЫ

9 майда тантаналы чаралар Архангельск һәм Арча зиратларына чәчәкләр салу тантанасыннан башланачак. Җиңү паркында Мәңгелек утка, Тыл хезмәтчәннәренә, Аналарга һәм толларга, Совет Солдатына куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салу оештырылачак. Казанда Җиңү көнендә бәйрәм чаралары турында бүген эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләде.

Бәйрәмнең төп өлеше 9:30 сәгатьтә Меңьеллык мәйданында булачак.

Казан гарнизоны гаскәрләрене 10:00 сәгатьтә узачак. Бәйрәм чарасында меңнән артык хәрби хезмәткәр һәм хәрби училище курсантлары, кадет сыйныфлары, юнармия һәм Суворов хәрбиләре катнашачак. Тантаналы йөрештән соң ИС һәм Т-34 («Татарстан колхозчысы») легендар танклары, ретроавтомобильләр колонналары узачак.

Соңыннан Казанның мең кешелек җыелма хоры тарафыннан «Җиңү көне» җырын театральләштерелгән башкару булачак. Көн дәвамында мәйданда хәрби техника күргәзмәсе оештырылачак.

Бәйрәм чаралары Җиңү паркында да узачак. 11:00 сәгатьтә яшь армиячеләр парады, аннары традицион «Җиңү фанфаралары» балалар тынлы оркестрлары фестивале башлана.

15:00 сәгатьтә парк кунаклары шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышларын карый алачак.

18:00 сәгатьтә «Рио-Рита – Җиңү шатлыгы» проекты кысаларында паркта оркестр башкаруында 30-40 нчы елларның бию көйләре яңгыраячак.

Быел «Үлемсез полк» акциясе дә традицион форматта узачак. «Үлемсез полк»та катнашучылар Толстой скверы янында 13:00 сәгатьтә җыелачак, чара 15:00 сәгатьтә башлана. Колоннага шулай ук Казан федераль университеты янындагы Кремль урамында да кушылырга мөмкин булачак.

19:00 сәгатьтә бәйрәм программасы Меңьеллык мәйданында дәвам итәчәк.

Җиңү көне 22:00 сәгатьтә матур салют белән тәмамланачак. Аны Казансу акваториясеннән күзәтеп булачак.

 


Фикер өстәү