Ышанма сүзенә, карама күзенә: мошенниклар алдауның яңа ысулларын уйлап тапканнар

Мошенниклар көндәлек тормышыбыздагы бер генә яңалык-үзгәрешне дә игътибардан читтә калдырмый. Бу көннәрдә алар халыкны төп башына утыртуның тагын берничә яңа ысулын уйлап тапкан. Аерым алганда, мошенниклар дару өчен компенсация кайтара, ябылган чит ил кибетләренең складларын бушата башлаган. Җиңү көне алдыннан ветераннарны аулаучылар да бар.

Өчнең берсе дә юк

Килеп туган вазгыять аркасында мошенниклар бераз тынып торган кебек тоелган иде. Бу көннәрдә алдау-йолдау очраклары турындагы хәбәрләр кабат ишетелә башлады. Хәзер мошенниклар үзләрен сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росздравнадзор) вәкиле дип таныштырып шалтырата икән. Алар ниндидер ялган ташламалар вәгъдә итә, сыйфатсыз күрсәтелгән медицина ярдәме өчен компенсация алырга, дару, биологик актив кушылмалар (БАД) сатып алганда түләгән акчаның бер өлешен кире кайтарырга  ярдәм итүләрен әйтә. Әмма бу ярдәм өчен иң элек фәлән картага акча күчерергә кушалар. «Безнең идарә бары тик контроль һәм күзәтчелек эше белән генә шөгыльләнә. Безнең хезмәткәрләр кешедән берничек тә акча сорый алмый», – диелгән ведомствоның рәсми сайтында бу уңайдан. Белгечләр мошенниклардан мондый эчтәлектәге шалтырату алган кешеләрдән (499) 578-01-06 номеры буенча шалтыратып хәбәр итүләрен сорый.

Россиядә дарулар белән бәйле алдау очраклары соңгы бер-ике айда аеруча популяр. Хәтерләсәгез, әле күптән түгел генә мошенниклар Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре исеменнән шалтырата башлаган дип хәбәр иткән идек. Ул чакта кырыгалдарлар кешеләрне илдә даруларга кытлык булуына ышандырып, запаска дару алырга үгетләде. Ышанмас җиреңнән ышанырсың. Ник дигәндә, нәкъ менә шул көннәрдә халык шикәр комы белән беррәттән, күпләр дару да җыярга керешкән иде бит.

Мошенниклар соңгы арада Россиягә кертелгән чикләүләр аркасында бездә күп кенә чит ил кибетләренең ябылуыннан да отып калырга уйлаган. IKEA, H&M, Zara кебек халык арасында аеруча популяр булган ябылган кибетләрнең складта сакланган товарларын зур ташлама белән эләктереп калырга «ярдәм итә» башлаган алар. Бу хакта иң беренчеләрдән булып «Инстаграм»дагы танылган блогерларның берсе хәбәр итте. «Икеа» кибетендәге өстәлне 50 процент ташлама белән сату турындагы игъланга ышанып, алдана язган ул.

– Үзен шушы кибетнең элеккеге хезмәткәре дип таныштырган Владимир исемле ир-атның белдерүдәге рәсеме урынында кибетнең логотибы тора иде. Шалтыратып сөйләштем. «Элеккеге хезмәткәрләрнең кибетнең складына керергә мөмкинлеге бар. Безгә дә акча эшләргә кирәк бит. Шуңа күрә кирәк кешегә складтагы товарларны ташлама белән сатарга булдым», – ди бу. Моңа бик сөендем. Бу кибетне бик яратам. Элегрәк андагы товарларны гел үземнең сәхифәмдә күрсәтеп бара идем. Әмма Владимир минем сорауларны игътибарсыз калдырып, ун минут саен нинди товар сайлавымны сорап, аны кулга төшерү өчен тиз арада акча күчерергә кирәклеген әйтте, ашыктыра башлады. Шуннан моның алдакчы икәнен аңлап алдым, – дип сөйләде блогер. Ул уздырган туры эфир барышында мондый төр мошенниклык корбаннарының шактый булуы ачыкланды.

Казанда яшәүче Эльвира үзен Zara кием кибетенең элеккеге хезмәткәре дип ышандырган кешегә 5 мең сум акчасын да күчерергә өлгергән. «Кибетнең рәсми сайтыннан өч төрле кием сайлап, моңа шуларның фотоларын җибәрдем. «Болар складта бар. Барысы бергә 4999 сум булачак», – дип язды бу. Шатландым, билгеле. Мин сайлаган өс киемнәрнең берсе-берсе ким дигәндә 3 мең сум тора бит. Ә монда ул 5 меңгә генә төшәчәк. Теге кеше түләү өчен ссылка җибәргәч, шуның буенча кереп, акча күчердем. Шуннан бу кеше шалтырату, смсларга бөтенләй җавап бирми башлады. Полициягә гариза яздым инде. Никтер очына чыга алмаслар кебек», – ди Эльвира.

Ашыктырса, шиклән

Татарстан Кулланучылар берлеге советы рәисе Марс Исмәгыйлев мондый алдау очракларының пәйда булуында кешеләр, нигездә, үзләре гаепле дигән фикердә. «Бүгенгедәй катлаулы чорда бу – гадәти күренеш. Берәүләр акчаны янга калдырырга, йә булмаса, дефицит товарны кулга төшереп калырга тырышканда, икенче берләре моннан файдаланып, акча эшләп калырга тырыша. Шуңа күрә гади генә кагыйдәне истә калдырыгыз: әгәр сезгә теге яки бу әйберне бик яхшы ташлама белән алып калырга тәкъдим итәләр икән, шикләнергә җирлек бар. Мондый шикле тәкъдимнәргә ышанмагыз, аң булыгыз», – ди ул.

Психология фәннәре кандидаты Лилия Һадиева мошенникларның бик оста психолог икәнлекләрен дә истән чыгармаска киңәш итә. «Кырыгалдар кешедә ни рәвешле, нинди сүзләр белән ышаныч уятырга кирәклеген бик яхшы белә. Шуңа күрә еш кына аның алдакчы икәнен җиңел генә ачыклап та булмый. Шулай да аны «сата» торган берничә сыйфат бар. Әйтик, кырыгалдар еш кына кыска-кыска җөмләләр белән, бик тиз сөйли. Моны ул кешенең аны-моны уйларга, анализларга вакыты булмасын өчен махсус эшли. Аның күп кенә сүзләре боерык сыман яңгырый. Әгәр кеше озак уйлап торса, ул әйткәннәрне эшләүдән баш тартса, мошенник, ачудан тавыш күтәрергә, дорфа сөйләшергә дә мөмкин. Шуңа күрә шушы билгеләрнең берсен генә сизсәгез дә, сөйләшүне шундук туктатырга кирәк», – дип сөйләде ул «ВТ» хәбәрчесенә.

Елның елында 9 Май – Җиңү көне алдыннан да мошенниклар активлаша. Быел да искәрмә булмаска охшап тора. Ник дигәндә, беренче корбаннар күренә башлады инде. Берничә көн элек Чаллыда яшәүче 89 яшьлек әби 3 мең сум акчасыннан колак каккан. Подъезд төбендә әби таныш булмаган бер ханымны очраткан. Үзен Пенсия фонды хезмәткәре дип таныштырган кырыгалдар Җиңү көне алдыннан әбигә 12 мең сум акча тапшырырга килгәнен әйткән. «Корбан»ының өенә кергәч, кулында 15 мең сум гына акча булуын әйтеп, аннан 3 мең сум «сдача» алган ул. Әби исә үзенә 12 мең сумлык уенчык кәгазь акча калдырып киткәннәрен соңрак кына аңышкан. Хәзер бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Хокук сакчылары Җиңү көне якынлашкан көннәрдә өлкәннәрне аеруча сак булырга чакыра. Таныш булмаган кеше белән аралашмаска, аларны өйгә кертмәскә кирәк. «Бәйрәм алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына бирелә торган 10 мең сум акчаны да Пенсия фонды шәхси исәп-хисап счетына яки саклык кенәгәсенә күчерә», – диелә хәбәрдә.

Эзе – монда, үзе – тегендә

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсендәге бүлек башлыгы Ленар Гәрәев сүзләренә караганда, кырыгалдарлар үзләре кулланган төп алдау ысулларын үзгәртергә ашыкмый. Халыкны төп башына утыртуның иң популяр ысулы булып телефон аша кылынган җинаятьләр кала бирә. Рәсми саннардан күренгәнчә, Россиядә ел саен 400 меңләп кеше телефон аша эш итүче кырыгалдар корбаны була. Татарстанда исә көненә уртача 30 кеше телефон аша алдана.

«Бу төркемгә кергән җинаятьләрнең 33 процентын банкның куркынычсызлык хезмәтеннән дигән булып, алдап шалтыратулар тәшкил итә», – ди бүлек башлыгы. Рәсми саннардан күренгәнчә, соңгы биш елда республикада киберҗинаятьләр саны ун тапкыр арткан. Чагыштыру өчен: 2017 елда Татарстанда шундый 4 мең очрак теркәлгән булса, узган ел бу сан 14 меңгә җиткән.

Соңгы арада республикада интернет аша әйбер сатып алганда, бушлай белдерү сайтлары аша алданучылар саны да артып киткән (17,5 процент). Шуңа күрә хокук сакчылары кирәк әйберне интернет аша – онлайн рәвештә генә сатып алырга күнеккән кешеләргә товарны маркетплейс, ышанычлы оешмалардан гына заказ бирергә киңәш итә. «Арзан бәягә кызыгып, шикле оешмадан онлайн рәвештә әйбер сатып алырга кирәкми. Заказ биргәч, буш посылка килде яки бөтенләй килмәде дип зарланып мөрәҗәгать итүчеләр күп», – ди Ленар Гәрәев.

«Туганың бәлагә тарыды», – дип шалтыратулар да мошенниклар арасында популярлыгын югалтмый икән. Кырыгалдарлар тарафыннан кулланылган иң төп алдау ысулларының беренче өчлеген нәкъ менә шушы төр җинаятьләр йомгаклый. Ленар Гәрәев сүзләренә караганда, мошенникларның күбесе – чит төбәктә яшәүчеләр. Агымдагы елның өч аенда гына да чит төбәкләргә оештырылган командировка барышында 395 кырыгалдарны тоткарлаганнар. Чагыштыру өчен: узган ел чит төбәкләргә оештырылган шундый 600 командировка барышында 200ләп мошенникның эзенә төшкән булганнар.

Быелдан башлап хокук сакчылары мошенниклар белән бер сүздә булган арадашчыларны да җаваплылыкка тарта башлаган. Элегрәк курьер булып еш кына таксистлар йөргән булса, соңгы арада алар бу эштән баш тарта икән. Шуңа күрә бүген җинаятьчеләр үзләренә ярдәмчене, нигездә, «Телеграм» каналы аша эзли башлаган. Мошенникларга ярдәм итүче арадашчылар арасында хәзер яшьләр, хәтта балигъ булмаганнар да очрый. Шуңа күрә нәрсәнедер илтеп биргән, алып кайткан өчен бик зур акча вәгъдә итсәләр, шикләнергә кирәк, ди белгечләр.

 Мошенниклар корбаны булмас өчен:

– Банк хезмәткәрләре беркайчан да клиентларының шәхси мәгълүматларын сорап, йә булмаса, акчаңны югалта аласың, дип куркытып шалтыратмый. Клиентның исәп-хисап счеты белән бәйле шикле операцияләр булган очракта да банк аларны автомат рәвештә туктатачак.

– Банк хезмәткәре клиентның банк картасы номерларын, смс аша килгән парольләрне дә сорамый. Гомумән, үзегез турындагы шәхси мәгълүматны, банк картасы номерларын, смс аша килгән кодларны беркемгә дә хәбәр итмәгез. Банк хезмәткәре башта кредит рәсмиләштереп, аннары шуны ниндидер билгесез счетларга күчерүне сорый икән – шулай ук шикләнергә җирлек бар.

– Мошенник корбаны булмас өчен иң элек 112 номерына яки «ышаныч телефоны»на шалтыратып, теге яки бу номер буенча сезгә кемнең шалтыратуын, ул сөйләгән сүзләрнең дөресме-юкмы икәнлеген белешергә кирәк. Шикле номерны шалтыратып тикшерергә уйлаган очракта, аңа телефон кенәгәсендә күренгән номерга басып кына түгел, ә шул ук саннарның һәркайсын яңабаштан җыеп шалтыратырга кирәк. Ник дигәндә, әзер номерга гына шалтыраткан очракта сез барыбер аның артына яшеренгән мошенник номерына шалтыратачаксыз.

– Интернет аша товар сатып алганда яки ниндидер хезмәт өчен акча күчерер алдыннан иң элек бу сайтны яхшылап тикшерегез, анда язылган кайтавазларны өйрәнегез. Сайт аша әйбер сатып алганда акчаның бер өлешен алдан түләп куярга кушсалар да, ризалашмагыз. Мошенниклар иң яратып куллана торган ысул бу.

– Телефоннан шалтыратып: «Туганыгыз бәлагә тарыды», – дисәләр, трубканы куеп, иң элек шул кешенең үзенә шалтыратып, бу сүзләрнең дөресме-юкмы икәнлеген белешегез.

– Әгәр телефон яки сайт аша шикле кешегә акча күчерергә өлгергән булсагыз, банк картагызны блокка куеп, бу хакта банкка хәбәр итегез. Полициягә дә гариза язарга кирәк. Күчергән акчам әллә ни зур түгел иде дип, кул селтәргә ашыкмагыз. Мошенник бүген ун сумсыз калдырса, киләчәктә 100 мең сумыгыздан ук колак кактырырга мөмкин.

Динә Гыйлаҗиева

 

 


Фикер өстәү