Җиңү көнен ничек бәйрәм итәбез? (ПРОГРАММА)

Казанда Җиңү көненә багышланган төп бәйрәм чаралары быел Меңьеллык мәйданда узачак. Бу хакта Казан мэриясенең официаль сайты хәбәр итте.

Һәйкәлләр

Җиңү көнен бәйрәм итү Архангельск һәм Арча зиратларыннан, чәчәк салу тантанасыннан башланачак. Җиңү паркында Мәңгелек утка, Тыл хезмәтчәннәре, Ана монументларына һәм Совет солдаты һәйкәленә чәчәкләр салыначак.

Казанның Меңьеллек мәйданы:

  • 10:00да Казан гарнизоны гаскәрләре, ИС, Т-34 танклары һәм ретроавтомобильләр узачак. Парадта ике меңнән артык хәрби хезмәткәр, хәрби училище, кадет сыйныфлары һәм юнармия курсантлары катнашачак.
  • Шунда ук көн дәвамында хәрби техника күргәзмәсе, шул исәптән уникаль Т-90, БТР танкы, Ату коралы һәм ДОСААФ автомобильләре күчмә музее экспозициясе оештырылачак.
  • 19:00 сәгатьтә сәнгать осталарының, яшьләр төркемнәренең концерт программасы булыр дип көтелә.

Меңьеллык мәйдандагы тантаналы программаны Казан Кремле диварлары астында да күзәтергә мөмкин булачак.

Җиңү паркы:

12:00 сәгатьтә «Җиңү фанфарлары» балалар тынлы оркестрлары фестивале башланачак. 15:00дән парк кунаклары шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышларын күрә алачак. Ә 18:00 сәгатьтә «РиоРита – Җиңү шатлыгы» проекты кысаларында оркестр башкаруында паркта 30-40-нчы еллардагы бию көйләре яңгыраячак.

“Үлемсез полк”

«Үлемсез полк» акциясе быел да онлайн-форматта узачак. Акциядә катнашу өчен, Бөек Ватан сугышында батырлык күрсәткән туганың турындагы мәгълүматны  2021.polkrf.ru рәсми сайтына кереп теркәргә кирәк.

Салют

Җиңү көненә багышланган салют утлары 22:00да яначак. Аларны һәрвакыттагыча Казансу акваториясеннән күзәтергә мөмкин булачак.

Трансляция

Җиңүнең 76 еллыгына багышланган бәйрәм концертын “ТНВ” телеканалыннан турыдан-туры трансляция аша  да күзәтеп булачак.

 

Фото: pixabay.com

 


Фикер өстәү