Синоптиклар июль ахырына һава торышын фаразлады

Татарстанда июль азагында уртача һава температурасы нормадан югарырак булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.

Тулаем республика буенча норма – 20,3, ә Казанда 20,9 градус җылылык санала. Шул ук вакытта 21-30 июльдә уртача температура бу күрсәткечләрдән 1 градуска югарырак булыр дип көтелә.

Бүген Татарстанда кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә. Төнлә +15 градус, көндез +27 градус булачак


Фикер өстәү