Газетага язылу

Татарстан спорт белән шөгыльләнү шартлары яхшы булган төбәкләр исемлегенә кергән

Татарстан Республикасы халыкның физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү шартларының канәгатьләндерү дәрәҗәсе буенча лидер-төбәкләр исемлегенә керде.

 Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында шулай дип белдерде. 

Мондый төбәкләр исемлегендә шулай ук Мәскәү, Чечен Республикасы, Ямал-Ненец автономияле округы, Красноярск крае, Төмән өлкәсе, Ханты-Манси автономияле округы – Югра, Пермь крае, Белгород өлкәсе һәм Чувашия дә кергән.

Шулай ук Мурманск, Сахалин, Пенза, Түбән Новгород һәм Воронеж өлкәләре, Санкт-Петербург һәм Севастополь шәһәрләре, Марий Эл, Кабарда-Балкар, Төньяк Осетия республикаларында да югары күрсәткечләр теркәлгән.

Россиядә физик культура һәм спортны үстерү стратегиясе нигезендә, 2030 елга ил халкының 70 проценты даими рәвештә спорт белән шөгыльләнергә тиеш.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре