Казан ЮНЕСКОның креатив шәһәрләре исемлегенә керде

Казан ЮНЕСКОның креатив шәһәрләре исемлегенә керде. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан башкаласы бөтен дөньядан 66 шәһәр арасында ЮНЕСКОның креатив шәһәрләре челтәренә керде», диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Челтәр үсеше иҗатка — музыка, декоратив-гамәли һәм халык сәнгате, дизайн, кинематография, әдәбият, медиасәнгать яки гастрономиягә нигезләнгән шәһәрләрне берләштерергә тиеш. «Казан музыка юнәлеше буенча челтәргә керде», — дип ачыклык керттеләр мэриядә.

Татарстан башкаласы 2019 елның июнендә ЮНЕСКОның креатив шәһәрләре челтәренә керүгә гариза биргән. Челтәр 2004 елдан бирле эшли. Хәзерге вакытка анда 246 шәһәр исәпләнә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-infrm.tatar/news/2019/11/01/196311/

Фикер өстәү