25 февральдә инстаграмда Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зөлфия Ким туры эфир үткәрә. Ул коронавирусның йөрәк-кан тамырлары белән интегүчеләр сәламәтлегенә ничек тәэсир итүе турында сөйләячәк.
Ни өчен табиблар әлеге категория кешеләренә риск төркеменә кертә? Коронавирусның начар тәэсиреннән үзеңне һәм якыннарыңны ничек сакларга?
Онлайн трансляция 11:30да башлана. Эфирның темасы «Туры йөрәккә. Кардиолог COVID-19ның йөрәк һәм тамырларга тәэсире турында» дип атала. Әңгәмәнең модераторы Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева. Эфир Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм коронавируска каршы көрәшү буенча оператив штаб аккаунтларында үтәчәк.
https://instagram.com/stopcovid19.tatarstan
https://instagram.com/minzdravrt