#айдадомой акциясенә юморист, блогер, биюче, психолог һәм спортчылар да кушылды

Татарстан халкы хәзер, кирәк булса да, өйдән чыгарга теләрме икән?!. #Айдадомой акциясенә юмористлар, блогерлар, биючеләр, спортчылар һәм иҗтимагый оешмалар кушылды.

Ял көне дип игълан ителгән атнада алар көне буе тамашачыларның күңелен күрергә әзер. Концертлардан тыш, онлайн-трансляцияләр программасында хәзер иртәнге фитнес, мастер-класслар һәм башка кызыклы вакыйгалар барлыкка киләчәк. Шулай итеп, Татарстан халкы социаль изоляция чорында бер-берсенә ярдәм итәргә карар кылды.

Кичә кич онлайн-форматта Татарстан сәхнәсенең танылган йолдызлары, Yummy Music лейблы музыкантлары чыгыш ясады.

Бүгенге көннән «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсендә 9:00 сәгатьтә «Өйдә спортта» дигән көндәлек онлайн-зарядка башлана. Спорт сериясен Ксения Иванова – lifestyle-блогер, сертификацияләнгән фитнес-тренер, IPF пауэрлифтинг буенча Казан чемпионы ачымп җибәрә.

13: 00 сәгатьтә онлайн-трансляцияне «Kavkazstyle» ансамбле җитәкчесе Сираж Җәвәдбәковтан мастер-классы дәвам итәчәк. Ул Кавказ халыкларының традицион биюләренең база хәрәкәтләрен һәм бәйләнешләрен күрсәтәчәк. Төрле халыкларның биюләре буенча «Этноритмнар» онлайн-класслары даими эшләячәк. Аларны Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы оештыра.

19: 00 сәгатьтә туры эфирда Лэйна җырлаячак: https://www.youtube.com/watch?v=PojlYQNceE8

Трансляцияләр Татарстан Республикасының рәсми мәйданчыкларында ВКонтакте, одноклассники һәм YouTube социаль челтәрләрендә узачак.

Хәер, #айдадомой акциясе инде Татарстан Республикасының рәсми мәйданчыкларынннан гына чыкты. Әлеге идеяне театрлар, фитнес-клублар, коммерция оешмалары һәм Татарстанның гади кешеләре хуплады. Барысы да кызыклы контент белән бушлай уртаклашырга, бер-берсенә карантин вакытында ярдәм итәргә әзер.

Мәдәни ялны сагынучылар өчен:

Татарстан Мәдәният министрлыгы Республика театрларында һәм музейларында якындагы онлайн-чараларның афишасын бастырып чыгарды. Монда күргәзмәләр дә, концертлар да, спектакльләрнең видеоязмалары да, экскурсияләр дә, пьесаларны, әкиятләрне онлайн-уку да бар. Боларның барысын да YouTube-каналларда, рәсми сайтларда, музей һәм театрларның социаль челтәрләрендә табарга мөмкин.

Спортсыз яши алмаучылар өчен:

Казанда яшәүче йога һәм пилатесның сертификацияләнгән укытучысы Лилия
Кабирова буш вакытны тәнне һәм рухны ныгыту өчен кулланырга тәкъдим итә.
Үзенең Инстаграмында барлык теләүчеләр өчен онлайн-дәресләрне анонслый: https://instagram.com/@lilya_yoga

Казанда триатлон үзәге коры йөзү буенча көн саен иртәнге 7дән башлап күнегүләр үткәрә: https://instagram.com/triathlon.global

Timerman нан онлайн-зарядка монда:  https://www.instagram.com/timerman_org/

Өлкәннәр өчен онлайн-күнегүләрне йөзү мәктәбе үткәрә: https://www.instagram.com/time_to_swim_/

Яңа өлкә үзләштерергә теләүчеләр өчен:

Wellfitness компаниясе Instagram да фитнес-тренерлар өчен укыту семинарлары сериясен уздыра: https://instagram.com/wellfitness_company

«Фея» тегү мәктәбе сайтында пончо һәм пижамалар тегү буенча видео-классларга керү мөмкинлеген ачты shkolafeya.ru

Хәвефләнүче кешеләр өчен:

«Нигезләр нигезе» проекты Горький-Әмәт урманындагы үзәкнең медитация буенча дәресләрен онлайнга күчерде, барлык теләүчеләрне тынычландырырга һәм тискәре фикерләрдән арынырга Zoom платформасына чакыралар: https://instagram.com/osnov_osnova

Казан психологы һәм арт-терапевты Евгения Алман коронавирус ситуациясе аркасында борчылган кешеләргә ярдәм итү өчен онлайн-чат оештырган: https://instagram.com/tut_alman

Эш көннәрендә 15:30да психолог Анастасия Сәгыйрова иминият, гаилә мөнәсәбәтләре һәм балаларны тәрбияләү белән бәйле актуаль мәсьәләләр буенча туры эфирда бушлай консультация бирә: https://instagram.com/online_psiholog_


Фикер өстәү