Бу хакта «Тәртип ФМ» радиосы редакторы үз инстаграмында хәбәр итте.
«Кызыбызга ГАЗИЗӘ дип исем куштык.
Гарәп исеме. Мәгънәсе — бик кадерле, кыйммәтле, газиз, хөрмәтле, данлы, көчле, сирәк, бәһале, изге.
Шушы исемне сайлавыбызның берничә сәбәбе бар:
✨Беренчедән, исем мәгънәсе ягыннан да, яңгырашы ягыннан да икебезгә дә ошый иде.
✨Икенчедән, минем әтинең әбисе дә Газизә исемле булган.
✨Берничә исем арасында сайланганда сеңлем төш күргән: имеш кечкенә кызым безнең өйдә утыра икән. Кем соң син? — дип сорагач, «мин Газизә!» — дип җавап кайтарган сабый.
Балага исемне дә үзем кушасы килү теләге бар иде миндә. Шуңа күрә, өйгә кайткач, шартларын туры китереп, үзем башкарып чыктым әлеге йоланы, Аллага шөкер», — дип яза ул.