Айваз Садыйров бер айлык кызына ачык хат язган

Хәзер киләчәккә, үткәнгә хат язу кебек нәрсәләр бик популяр.  Ә менә Айваз Садыйров бер айлык кызына хат язган. 

Кадерле кызым! Газизәм!🌺 Син бу юлларны аңларлык яшькә җиткәч укырсың, дип ышанам. Ул вакытка шушы ук сүзләрне күзеңә карап әйтергә җөрьәт итәрменме, белмим. Шуңа күрә ачык хат язасы иттем үзеңә📝
Беренчедән, мин бик бәхетле! Синең булуыңа!
Мондый бәхет өчен Раббыбыга чиксез рәхмәтле!🙏🏻

– Алдагы юлларны теләкләрем, нәсыйхәтләрем итеп кабул ит:

✨Белем ал. Синең беренчел белемең турында без кайгыртырбыз. Үзең мөстәкыйль булгач та, белемеңне арттырудан туктама!
✨Укы, дөньяны өйрән, сәяхәт ит.
✨Гадел бул! Гаделлекнең нәтиҗәсе гел уңай булмас. Түз! Ахыр чиктә шул гаделлек үзеңә меңе белән кайтачак.
✨Кешеләрне хөрмәт ит. Үзеңне хөрмәтләмәүгә юл куйма!
✨Туганлык җепләрен сакла! Аллаһ насыйп итсә, эне-сеңелләрең булыр. Алар белән араларны берүк өзә күрмә!
✨Безгә — әти-әниеңә ачу килгән, безнең белән килешмәгән чакларың булыр. Тик бел — безнең гамәлләр сиңа яхшылык теләп, үзебезнең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып эшләнер.
✨Дәү әти-дәү әниләреңне сөендереп тор. Бу вакытка алар өлкән яшьтә булыр. Аларны күреп калган һәр көнең кадерле…
✨Гафу итәргә һәм гафу үтенергә өйрән. Бу сыйфатлар сиңа гомер буе кирәк булачак.
✨Телебезне онытма! Син татар кызы! Әйе, синең заманда туган телеңне һәрдаим кулланырга мөмкинлекләр азрак булыр, дип куркам… Ни генә булмасын, үзең һәм балаларың татарча белергә тиеш! Бу минем катгый сүзем!
✨Динебез Ислам кушканча яшә. Бар җитди сорауларыңа да җавапны динебез бирә ала. Бу дөньяда дөрес, матур яшәүнең ысуллары да динебездә.
✨Булачак иреңне сайлаганда, мәхәббәттән тыш, акыл белән эш ит. Мин алда санап киткән ике пунктта охшаш булыгыз. Үзең олы тормышка аяк баскач, белеп тор: ир-ат ул — ракета булса, хатын-кыз аның ягулыгы. Ракетага нинди ягулык салуга карап, чиксез галәмнәргә барып җитәргә була, очып барганда шартларга да мөмкин. Зирәк хатын бул!
✨Тормыш ничек кенә бармасын, бел, без сине бик яратабыз!❤️

Кызым, мин яхшы әти булырга тырышырмын. Дөрес, моның нәрсә аңлатканың төгәл белеп тә бетермим әле. Үзем гаиләмдә нәрсә күрдем, күңелем, иманым нәрсә куша — шуларга таянырмын дип торам.

2021 елның март аеннан, синең бер айлык вакытыңнан — сиңа, киләчәккә ялкынлы сәлам!✋🏻 Яраткан әтиең❤️, — дигән Айваз.


Фикер өстәү