Татарстан Президенты композитор Эльмир Низамов белән очрашачак. Билгеле булганча, шушы көннәрдә Эльмир Низамовка яшь мәдәният эшлеклеләре өчен Россия Президенты премиясенә лаек булган иде.
— Рөстәм Миңнеханов композиторны шәхсән котлаячак. Очрашу иртәгә булыр дип көтелә, — дип хәбәр итте Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.