Эльмир Низамовка мактаулы исем бирелде

«Татарстан Республикасы Композитор­лар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы Низамов Эльмир Җәүдәт улына «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде. Бу хактагы указны Татарстан Президенты имзалаган.

Музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен «Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү мәгариф учреждениесенең музыка һәм компо­зиция теориясе кафедрасы доценты, «Татарстан Республикасы Композитор­лар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы Низамов Эльмир Җәүдәт улына «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде.


Эльмир Низамовка мактаулы исем бирелде” язмасына фикерләр

  1. Эльмир Җәүдәт улы, без,Семберлеләр, якташыбыз белән горурланабыз. Тагын да киләчәктә зур уңышларга ирешүегезне телибез.Сау-исән бәхетле булыгыз

Фикер өстәү