Актанышның танылган тренерына мактаулы исем бирелде

Танылган остаз, Актаныш районының «Спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесенең көрәш буенча тренеры Ришат Нургалиевка «Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әнә шул хактагы указны имзалаган.

Документтан әйтелгәнчә, әлеге исем аңа республикада спортны һәм физик культураны үстерүгә өлеш кертүе, күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен бирелгән. Ришат Әбүдәр улы Нургалиев – Руслан, Рөстәм, Раббани Нургалиевларның әтисе. «Хәзер эшләве бераз авыррак. Балаларны һәрдаим кызыксындырып торырга кирәк. Гел көрәштереп кенә дә булмый, башка хәрәкәтле уеннар да уйныйбыз. Ярышта җиңеп, урын алсалар, бик сөенәләр үзләре. Өметле яшьләр бар, – дигән иде ул берничә ел элек «Идел» журналы хәбәрчесенә. – Көрәш — ул яшәү рәвеше. Киләчәккә яшәү өчен дәрт өсти, стимул да булып тора. Спорт белән үзеңне чыныктыру, сәламәт яшәү рәвеше алып бару».


Фикер өстәү