Коронавирус белән иң күп авыручылар теркәлгән шәһәр һәм районнар билгеле

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 254 очрагы теркәлгән, 24 кеше хастаханәгә озатылган. Авыручылар арасында 24 бала да бар, дип хәбәр итә республиканың коронавируска каршы оператив штабы.

Авыручыларның иң күбе Казан (74 кеше), Чаллы (42) һәм Әлмәттә (19) теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда коронавирусның 140 119 очрагы ачыкланган.

Узган тәүлектә  тагын 5 кеше коронавирустан үлгән.  Алар – 1940, 1936, 1949 елгы ир-атлар һәм 1948, 1956 елгы хатын-кызлар. Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 1914кә җиткән.

Узган тәүлектә 264 кеше сәламәтләнгән.

2 508 996 кеше вакцинация узган (үсеш – 931), аларның 1 926 123е икенче прививкаларын ясаткан. 288 845 кеше ревакцинация узган.


Фикер өстәү