Газетага язылу

Укучыларны имтиханнарга, репетиторларсыз гына, бушлай әзерләргә тәкъдим иттеләр

“Справедливая Россия” партиясе рәисе Сергей Миронов мәктәп укучыларын Бердәм дәүләт имтиханына (ЕГЭ) һәм Төп дәүләт имтиханына (ОГЭ) бушлай әзерләү мөмкинлеге булдыру тәкъдиме белән чыккан.

Бу хакта “ТАСС” хәбәр итә. Депутат әйтүенчә, күп кенә ата-аналарның фикеренчә, мәктәп, репетитордан башка гына, баланы вузга керү өчен әзерли алмый. Шул ук вакытта өстәмә дәресләр еш кына гаиләгә бик зур йөк булып төшә.

Миронов фикеренчә, баланың югары уку йортына керү мөмкинлеге ата-ананың репетиторга түли алу-алмавына бәйле булмаска тиеш.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре