Газетага язылу

Россиянең 270 хәрбие Украина әсирлегеннән котылган

Россия һәм Украина “270кә270” формуласы буенча хәрби әсирләр белән алышкан. Бу хакта “ТАСС” Оборона министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.

Хәзер алар – Белоруссия территориясендә. Хәрбиләр белән Россиядә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Яна Лантратова эшли. “23 октябрьдә Россиянең 270 хәрби хезмәткәре Киев режимы контрольлегендәге территориядән кире кайтарылды. Аларга алмашка Украинаның 270 хәрбие тапшырылды”, – диелгән министрлык хәбәрендә. Психологик һәм медицина ярдәменнән соң хәрби хезмәткәрләр Россиягә дәвалануга кайтарылачак.

Исегезгә төшерәбез: кичә Россия һәм Украина һәлак булган хәрбиләрнең мәетләре белән алышкан иде. БелТА мәгълүматлары буенча, Россия ягы Украинага – 252, Украина – 25 мәет тапшырган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре