Татарстан түләнелмәгән кредитлар өлеше иң аз булган төбәкләр арасына кергән

Татарстан вакытында түләнелмәгән кредитлар өлеше иң аз булган төбәкләр арасына кергән. Республика – 12 нче урында. 1 март мәгълүматларына караганда, бездә мондый кредитлар 3,04 процентны (12 айда 0,5 процентка кимегән) тәшкил итә. Бу хакта «РИА Новости» яза. Эшләүче бер хезмәткәрнең банкка гомуми бурычы – уртача 352 мең сум.

Вакытында түләнмәгән кредитларның азлыгы буенча Севастополь (1,87%) беренче урынны алган. Ненец автономияле округы (1,98%) – икенче, Ямал-Ненец автономияле округы – өченче (2,08%). Тулаем алганда, Россия буенча түләү вакыты чыккан кредитлар өлеше 3,85% тәшкил иткән.

Сүз уңаеннан, Татарстанда 1 гыйнварга халыкка бирелгән ипотеканың гомуми күләме 347,6 млрд сум тәшкил иткән. Бу – узган ел башындагыга караганда 28,3 процентка күбрәк.

 


Фикер өстәү