Татарстан хезмәт хакы күләме буенча төбәкләр арасында 30нчы урынга чыккан

Узган елда Татарстан хезмәт хакы күләме буенча төбәкләр арасында 30нчы урынга чыккан. “РИА Новости” үткәргән тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, 2023 елда республикада химия сәнәгатендә иң югары эш хакы (90 мең сум) түләгәннәр. Рейтингта безнең күршеләр – Яһүд автономияле округы (29нчы урында, йөк ташучы компания хезмәткәрләренә 90 мең сум түлиләр һәм Свердловск өлкәсе (31нче урын, IT һәм элемтә өлкәләре вәкилләре 90 мең сум алып эшли).

Мәскәү, гадәттәгечә, исемлектә беренче урында тора (банк хезмәткәрләре иң күп хезмәт хакы ала – 256 мең сум). Сахалин өлкәсе (казылма байлык чыгаручылар  – 232 мең сум) – икенче, Ямал-Ненец автономияле округы (нефть һәм газ чыгаручылар – 220 мең сум) өченче урынны алган.

Төбәкләрнең беренче дистәсенә шулай ук Мурманск өлкәсе, Саха (Якутия) Республикасы, Чукотка, Камчатка крае, Ненец автономияле округы, Санкт-Петербург һәм Магадан өлкәсе кергән.

Ә менә  Калмыкия (иң югары хезмәт хакы 47 мең тәшкил иткән) исемлектә иң ахыргы урынны алган. Мордовия, Псков һәм Иваново өлкәләре, Алтай краенда да хәлләр мактанырлык түгел.

 

 

 

 


Фикер өстәү