Татарстанда барлык сайлаучыларның 84,61 проценты тавыш биргән

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә республикада Россия Президентын сайлау нәтиҗәләрен расладылар. 15-17 мартта Татарстанда 2 480 516 кеше тавыш биргән. Бу – барлык сайлаучыларның 84,61 проценты. 2018 елда узган сайлауда әлеге күрсәткеч 77,54 процент булган.

Иде хәбәр иткәнебезчә, Татарстанда сайлаучыларның 88,74 проценты Владимир Путин өчен тавыш бирде. Бу – 2,19 милионнан артык кеше дигән сүз. Сайлауда Николай Харитонов (КПРФ) – 4,83 процент, Леонид Слуцкий (ЛДПР) – 3,93 процент, Владислав Даванков («Новые люди») – 1,53 процент тавыш җыйган.


Фикер өстәү