Татарстан Иҗтимагый палатасы сайлауны күзәтү турында 13 берләшмә белән килешү төзегән

Казанда Татарстан Иҗтимагый палатасы сайлау алдыннан коммерциясез оешмалар белән хезмәттәшлек итү турында килешүләргә кул куйган. Шул рәвешле берләшмәләр вәкилләре, махсус курс узып, күзәтүчеләргә әйләнәчәк.

“Төрле 13 берләшмә белән килешүләр төзелде. Алдагы сайлау – дәүләтебез, аерым алганда, республикабыз тормышында бик җаваплы чор. Хәзер безнең бурыч, гражданлык җәмгыяте вәкилләре белән бергәләп, сайлауның дөрес узуын, аның “үтә күренмәле” булуын тәэмин итү”, – дип аңлатып үткән Иҗтимагый палата Рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин.
Килешүләр озак срокка төзелгән. Алар, март аенда Россия Президентын сайлаудан алып, берничә сайлау кампаниясе чорында гамәлдә булачак.

Иҗтимагый оешмалар вәкилләре гыйнвар азагында күзәтүчеләр булу өчен махсус өйрәтеләчәк. Аларга сайлау участокларындагы эш үзенчәлекләре, төрле хәлләрдән чыгу юллары, нинди кыенлыкларның пәйда булу ихтималы турында сөйләячәкләр.

“Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе” җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов сүзләренә караганда, килешүләр төзегән 13 берләшмә арасында яшьләр берләшмәләре дә байтак. “Яшьләр сайлауга карата зур кызыксыну күрсәтә һәм аның белән эчтән танышырга тели”, – дип билгеләп үткән ул.
Исегезгә төшерәбез: Россия Президентын сайлау быел 15, 16 һәм 17 мартта үткәреләчәк. Үзәк сайлау комиссиясенә 14 кандидат документларын тапшырган, 4 сенә теркәүдән баш тартылган. 11 дәгъвачының, шул исәптән сайлауда үзен-үзе тәкъдим итүче буларак катнашырга тиешле бүгенге дәүләт башлыгы Владимир Путинның документлары кабул ителгән. Әлегә 3 кандидат: Владислав Даванков (“Новые люди” партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР) һәм Николай Харитонов (КПРФ) сайлауга кертелгән.


Фикер өстәү