Мөнир Гафиятуллин: «Төзүчеләр алдында бик зур бурыч тора»

Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин фикеренчә, еллык Юллама бик эчтәлекле булды һәм һәр тармакка зур бурычлар йөкләнде. 

– Рөстәм Миңнеханов бу юлы да тирән анализ ясады. Безнең алга бик күп бурычлар куйды. Аларга зур игътибар бирергә кирәк булачак. Юлламаның ахыргы өлешендә Иҗтимагый палата эшчәнлегенә аерым тукталып, уңышларыбызны, бурычларыбызны әйтте. Мин моның белән аеруча горурландым.

Төзелеш тармагына килгәндә, ул 31 млн кв. метр торак төзү бурычын әйтте. Шуңа күрә төзүчеләр алдында бик зур бурыч тора. Балалар бакчасы, мәктәпләр төзергә кирәк. Президент илкүләм проектларга да зур игътибар бирде. Алга таба Иҗтимагый палата шушыларның барысын да искә алып эшләргә тиеш була. Безнең төп бурыч – тәкъдимнәр әйтү. Шуңа күрә безгә, җыелышып, төзүчеләргә нинди ярдәм күрсәтә алуыбыз турында уйларга кирәк булачак. Иң элек илкүләм проектларның үтәлешен карап, барлап чыгарга тиеш булабыз. Кайдадыр ниндидер тоткарлыклар булса, төп игътибарны шул тарафка юнәлтү сорала. Өстенлекне нәрсәгә бирергә тиеш булуыбызны белергә кирәк. Һәр проектка тирән анализ һәм алга таба эш тәртибен төзү – безнең беренчел бурычыбыз.


Фикер өстәү