Гөлзада Руденко: «Владимир Путин тәкъдиме белән «Пушкин картасы» проектын эшләтеп җибәрү зур ярдәм булды»

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко «Пушкин картасы» проектының мәдәният учреждениеләренә зур ярдәм булуын искәртте:

– Миңа, мәдәният учреждениесе җитәкчесе буларак, Президентыбыз Владимир Путин инициативасы белән «Пушкин картасы» проектын эшләтеп җибәрү зур ярдәм булды. Бу карта 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләргә дәүләт хисабына музей, театр һәм башка сәнгать-мәдәният оешмаларына йөрү мөмкинлеге бирелә. Татарстанның Мәдәният министрлыгы җитәкчелегендә бу проектта 157 оешма катнаша. Алар 1600 чара тәкъдим итә. Безнең музеебыз да сентябрьдә 1500ләп егет-кызны кабул итте. Республика территориясендә мондый проектның тормышка ашырылуы – куаныч. Моны без күптән көттек.


Фикер өстәү