Путин Алабуга музей-тыюлыгы директорына Дәүләт Премиясе тапшырды

12 июньдә Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Гөлзада Руденко Россия Президенты Владимир Путин кулыннан Дәүләт бүләген алды.

Бүген Зур Кремль сараеның Георгий залында Дәүләт Башлыгы традицион рәвештә «Россия Федерациясенең Хезмәт Герое» алтын медальләрен һәм фән, технологияләр, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ Дәүләт премияләрен тапшырды, дип хәбәр итә РФ Президентының матбугат хезмәте.

9 июньдә хәбәр ителгәнчә, Гөлзада Руденко әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ Дәүләт премиясе лауреаты булды.

Моннан тыш, бүген Кремльдә Россия Фәннәр Академиясе академиклары Александр Арчаков һәм Андрей Лисица, Александр Румянцев, Иван Стилиди, РФА әгъза-корреспонденты Давид Заридзе, Александр Солженицын исемендәге рус чит ил йорты директоры Виктор Москвин һәм рәссам Павел Никонов Дәүләт премияләрен алды.

Хезмәт Герое медальләрен Путин Россия артисты һәм дирижеры, СССРның халык артисты Юрий Башметовка һәм кинорежиссер Никита Михалковка тапшырды.

Бүләкне шулай ук «Н.Л.Духов исемендәге Бөтенроссия автоматика фәнни-тикшеренү институты» оешмасы фәнни җитәкчесенең беренче урынбасары Юрий Бармаков һәм Ю.А. Гагарин исемендәге авиация заводының Амурдагы Комсомольск заводы директоры Александр Пекарш, «Российская газета» күзәтүчесе Ирина Краснопольская, шулай ук Якутиядән «Крестях» авыл хуҗалыгы кооперативы савымчысы Владимир Михайлов алды.

 


Фикер өстәү